26 һәм 27 мартта Тверь шәһәренең Сервис һәм туризм көллиятендә татар халык ашлары көннәрен уздырырга җыеналар.
26 мартта татар халык ашларын пешерү буенча осталык дәресе, 27 март көнне иң тәмле пешерүче остабикәләрне ачыклар өчен бәйге булачак дип көтелә.

Аның сүзләренчә, Тверьдә татар халык ашлары көннәренең беренче генә узуы түгел.
«Узган елларда чараларда Сервис һәм туризм көллияте студентлары гына катнашты. Быел үзебезнең гүзәл затларыбыз катнаша. Осталык дәресләрен видеога төшереп, Татар автономиясенең социаль челтәрләренә дә урнаштырачакбыз. Нәрсә пешерәчәкләре әлегә билгеле түгел, ләкин мин чын татар бәлеше булырга тиеш дип уйлыйм», — диде Марс Ибраһимов.
Гадел Әхмәтҗанов