tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тверьдә татар халык ашлары көннәрен үткәрергә ниятлиләр
Тверьдә татар халык ашлары көннәрен үткәрергә ниятлиләр

Тверьдә татар халык ашлары көннәрен үткәрергә ниятлиләр

26 һәм 27 мартта Тверь шәһәренең Сервис һәм туризм көллиятендә татар халык ашлары көннәрен уздырырга җыеналар.

26 мартта татар халык ашларын пешерү буенча осталык дәресе, 27 март көнне иң тәмле пешерүче остабикәләрне ачыклар өчен бәйге булачак дип көтелә.

«Осталык дәресләрен Тверьдә яшәүче татар хатын-кызлары күрсәтәчәк. Икенче көнне узачак бәйгедә ризыкларга бәя бирә торган махсус комиссия дә була. Бу комиссиягә Тверьнең Сервис һәм туризм көллияте җитәкчелеге һәм Мәскәүдән килгән кунаклар да керәчәк», — диде Тверь өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Марс Ибраһимов.

Аның сүзләренчә, Тверьдә татар халык ашлары көннәренең беренче генә узуы түгел.

«Узган елларда чараларда Сервис һәм туризм көллияте студентлары гына катнашты. Быел үзебезнең гүзәл затларыбыз катнаша. Осталык дәресләрен видеога төшереп, Татар автономиясенең социаль челтәрләренә дә урнаштырачакбыз. Нәрсә пешерәчәкләре әлегә билгеле түгел, ләкин мин чын татар бәлеше булырга тиеш дип уйлыйм», — диде Марс Ибраһимов.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*