Тәтештә Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фондының филиалы оешты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар аның җитәкчесе итеп бертавыштан Рима Сафиуллованы сайлап куйдылар һәм үзләренең фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен белдерделәр.
Чарада, шулай ук, «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты.