tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗәни” мәчете “Бишек җыры” флешмобын игълан итә
Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗәни” мәчете “Бишек җыры” флешмобын игълан итә

Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗәни” мәчете “Бишек җыры” флешмобын игълан итә

Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗәни” мәчете @almardjani Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге ислам мәдәни үзәге, Бөтенроссия “Гаилә” фонды, “Килен” компаниясе татарлар арасында әниләр көне уңаеннан “Бишек җыры” флешмобын игълан итә.

Максат: әни, әбиләребезнең бишек җырларын барлап балаларыбызга җиткерү.
Бу флешмобта һәр кеше катнаша ала:
– Үзегезнең Instagram – аккаунтыгызда 15 мартка кадәр видеоязма урнаштырыгыз
– Татар милли киемен кию, татар өе мохитын тудыру, күрсәтү хуплана
– Видеоязманың озынлыгы 1,5- 3 минутлык булуы зарур
– #талбишеге флешмобы хэштегын кую кирәк була

Иң күп тавыш (лайк) җыючы беренче дүрт кеше истәлекле бүләккә ия булачак!
Моннан тыш беренчелекне алучы 2022 елның маенда гаилә көне уңаеннан Казанда узачак “Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең көзгесе – шәҗәрә” фестивалендә катнаштырылачак.
Флешмобның спонсорлары эшмәкәр мөслимәләр, татар хатын-кызлары!

Сорауларыгыз булган очракта флешмобның оештыручылары телефонына шалтырата аласыз: + 8 908 347 83 97, +7 950 314-14-05.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*