tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Абдулның данлы тарихы
Түбән Абдулның данлы тарихы

Түбән Абдулның данлы тарихы

Чал тарих өстендә утырган һәм бүгенге тормышы да шуңа лаек булган гаҗәеп татар авыллары бар, Әлмәт районындагы Түбән Абдул авылы әнә шундыйлардан. Хәер, бу авыл Шушма елгасындагы күпер аша Иске Бәгрәҗ авылы белән кушылып, халык телендә барысын Елховой, дип тә атап йөртәләр. Чирмешән районы чигенә урнашкан бу татар-мишәр авылы үзенең холык-характеры, аннан чыккан танылган шәхесләре белән дә данлыклы. Һәм, ниһаять, Түбән Абдул турында да тарихи-публицистик китап дөнья күрде, китап бик саллы – 415 биттән тора, яхшы кәгазьгә басылган, төсле фотолар белән баетылган, узган заманнарның сирәк документлары, карталары, шәҗәрәләре, кабер ташлары, халык авыз иҗаты урын алган. (Илдус Габдуллин. Әсгать, Миләүшә Закировлар. Түбән Абдул. – Казан, 2018.) Дөрес, аңа кадәр дә бу төбәк тарихы турында Әсгать Сәлаховның “Бараж токымы” һәм тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримовның “Нәселе барның – иле бар” дип аталган китаплары басылып чыккан иде. “Түбән Абдул” китабы исә үткәннәргә тагы да тирәнрәк үтеп керүе, аны шушы төбәк тарихы белән бәйләп, гомуммилләт тарихына әйләндерә алуы, күп материалларның фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелүе белән дә кыйммәтле һәм кадерле.


Китапның үзенә анализ ясауга күчкәнче, иң беренче аның авторлары белән таныштырып үтәргә кирәк. Илдус Рәшит улы Габдуллин исеме тарихчыларга яхшы таныш, ул Әлмәт энциклопедиясен төзүчеләрнең берсе, Башкортстанның Чакмагыш авылында яши. Илдус Габдуллин аеруча мишәрләр тарихына һәм татарларны көчләп чукындырулар темасына зур игътибар бирә, шуңа күрә аның бу китапка автордаш булуып катнашуы гаҗәп түгел. Галим моңа кадәр дә “От служилых татар к татарскому дворянству”, «Из истории Чекмагушевского района Республики Башкортостан», «Движение крещенных татар Альметьевского региона по возвращению в мусульманство», «Татары и башкиры в войнах с Францией в конце XVIII – начале XIX веков», «Деревня Нижнее Абдулово Альметьевского района: к истокам рода Гаяза Исхаки», «Сравнительный анализ тамг населения Восточного Закамья (XVIII – XIX вв.) «Аит Уразметов (новые штрихи к биографии)» кебек фәнни хезмәтләре белән укучыларга таныш шәхес. Бу китапта исә Илдус Габдуллин “На Мещерской земле”, «Основание деревни», «» Отпадение» в ислам крещенных татар Альметьевского региона», «Гаяз Исхаки и Альметьевский край: к истокам рода» һәм башка язмалары белән катнашкан. Күргәнебезчә, аның язмалары русча, китапның калган өлеше тулысынча диярлек татар телендә. Илдус Габдуллин хезмәтләренә әле яңадан әйләнеп кайтырбыз, хәзер исә башка авторлар белән танышыруыбызны дәвам итәбез.


Ирле-хатынлы Әсгать һәм Миләүшә Закировлар китапның төп авторлары булып торалар, күпчелек язмалар аларныкы, китапны төзүчеләр дә алар. Әсгать әфәнде шушы Түбән Абдул авылында туган, Елховой урта мәктәбен тәмамлап, алга таба укуын Бөгелмәдә дәвам иткән. Без аның әле туксанынчы елларда ук Бөгелмә телевидениесенең татар редакциясендә эшләвен, ә инде 2003 елда Бөгелмәдә “Сандугач” дип аталган татар радиосы оештырып, шуны җитәкләвен хәтерлибез. Әсгать Закиров шулай ук “Уртабызда шәм яна” (2000 ел), “Офык” (2003), “Глюк түгел, чынбарлык” (2016) китаплары авторы да. Бүгенгесе көндә ул җәмәгате Миләүшә ханым белән берлектә татар шәҗәрәләрен төзү белән шөгыльләнә, алар йөздән артык милләттәшебезгә нәсел тарихларын торгызырга ярдәм иткәннәр инде. Әсгать һәм Миләүшә Закировларның уртак хезмәтләре булып төбәк тарихын өйрәнү буенча чыккан җыентыкларын – “Вакыт дәрьясында Иске Үтәмеш”, “Тойгелде: җуелмас тарих”, “Үтәмеш. Буыннар чылбыры” китапларын әйтеп китәргә кирәк. Шулай ук алар “Татарский центр радоведения” сайтын да булдырдылар. Ягъни, “Түбән Абдул” китабына тотынганда аларның инде төбәк тарихын өйрәнү буенча бай тәҗрибәләре була һәм бу хезмәтнең уңышлы чыгуына нигез булып тора.

Китапта шулай ук Әлмәт төбәге тарихын өйрәнүче журналист, милләтпәрвәр Дамир Таҗиевның да “Түбән Абдул мәчетләре”, “Иске Баграж-Елховой мәчетләре” дип аталган язмалары урын алган. Аның шушы яклар тарихы турында саллы кулъязма хезмәтен дә заманында укырга һәм кереш сүз язарга туры килгән иде, әмма ул әле һаман китап булып дөнья күрмәде. Шуңа күрә Дамир Таҗиның Түбән Абдул-Елховой авылы мәчетләре, аларның имамнары турында язмасын, тарихи фотоларын бу китапка бирүе хезмәтне тагы да баеткан, күпкырлы иткән. Әлмәт шәһәрендә яшәүче милләттәшебезнең алга таба үз китабын да көтеп калабыз!


Инде “Түбән Абдул” китабының үзенә килик. Авторлар авыл тарихына күчкәнче, гомуммилләт, борынгы төрки-татар тарихына тирән анализ ясаганнар, аеруча мишәрләрнең килеп чыгышы турында күп мәгълүмат биргәннәр. Бу тарих Нух пәйгамбәр заманнарыннан ук башлана, төрки каганатлар аша, болгар-бортас чорларына килеп җитә, бу күзәтүләр Альфред Халиков, Марсель Әхмәтҗанов, Нурихан Фәттах, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Дефак Рәхмәти һәм башкаларның фикерләре белән ныгытылган. Мисал өчен, моннан егерме ел элек Әлмәт төбәге кабер ташларын өйрәнгән галим Марсель Әхмәтҗанов болай дип язган:

“Мөселман татарлар Әлмәт төбәгенең төп халкы булып торалар. Аларның асыл бабалары бу җирләрдә инде борынгы Төрки каһанлык чорларында ук (VI – VII йөзләрдә) гомер иткәннәр. Төбәктә шул ерак гасырлардан килгән һәйкәлләр дә саклана икән. Аның кызыклы үрнәге, борынгы төркиләргә бәйле булган бер таш балбал сыны рәвешендә, Түбән Абдул кырында бүген дә тора.” (“Түбән Абдул” китабында 19-нчы биттә.)

Чыннан да, авыл янындагы тугайлыкта бар андый Тораташ сыны, ул монгол далаларындагы һәм Хакасия-Тыва җирләрендәге таш балбалларга охшаган. Шулай ук мин Түбән Абдул авылы музеенда таштан ясалган бик зур кеше башы да күрдем, аның янына 668 ел, дип язып куелган иде. Хәтерем ялгышмаса, аны да, шулай ук музейдагы мөгезборын һәм бизон сөякләрен дә Шушма елгасы буеннан тапканнар. Бу үзе үк биредә меңнәрчә еллар элек үк тормыш барганлыгын күрсәтә. Ә “Изгеләр зираты”ндагы кабер ташлары исә, галим Марсель Әхмәтҗановның язуынча, Алтын Урда чорына карый икән. Китап авторлары язуынча, аларның бабайлары бирегә Тау ягыннан да күчеп утырганнар, “Түбән Абдул – чиста мишәрләрдән торган авыл. Бу метрикалар “Ревизские сказки” кебек документлар белән раслана”, дип ассызыклый алар.


Рәсми чыганакларда, шул исәптән, “Татар энциклопедик сүзлеге”ндә (2002) һәм “Населенные пункты Республики Татарстан” китабында (1997) Түбән Абдул һәм Иске Бәгрәҗ-Елховой авылларына нигез салу вакыты итеп 1730 еллар күрсәтелгән, әмма бу дөреслеккә туры килми. Моңа каршы Алтын Урда чорыннан калган кабер ташлары да, фәнни әйләнешкә кертеп җибәрелгән кайбер яңа чыганаклар да дәлил булып тора. Илдус Габдуллин мәкаләсендә дә бу җирләрнең Петр патша тарафыннан 1697-1698 елларда ук йомышлы татарларга бүләк итеп бирелгәне әйтелә. Инде 1745 елда ук Түбән Абдулда 63 ир-ат яшәгән икән, моңа тагы шуның кадәр хатын-кызларны һәм дистәләгән балаларны да кушсаң, ул вакыт өчен шактый зур сан килеп чыга. Димәк, бу җирләр йомышлы татарларга, мишәр морзаларына авыллары белән бергә бирелгән, ягъни, Түбән Абдул һәм Елховой җир бүләк ителгәч кенә барлыкка килмәгән.

Авторларның язуынча, “Түбән Абдул авылына 13 төрле авылдан күченеп төпләнеп калган 44 баш баба нигез салган.” Китапта ул авылларга һәм ул “баш бабаларга” да шактый зур урын бирелгән, өстәмә материал җитәрлек. Әмма кайвакытта бу өстәмә материал артык күбәеп тә китә кебек, ул китапны кабул итүне авырайта.


Әмма бу илдә син мишәр морзасы булсаң да, йомышлы татар булсаң да, бу җирләрне сиңа патша үзе бүләк итсә дә, бары тик чукынып христиан динен кабул итсәң генә бу милекне үзеңдә калдыра аласың. Һәм бу афәт Түбән Абдул өстенә дә килә, халыкның бае-ярлысы җирсез генә түгел, иманын да югалту куркынычы астында кала. Архив документларыннан күренгәнчә, 19 гасыр башында инде Түбән Абдулда (Степановка) яңа чукындырылганнардан 72 ир-ат, 70 хатын-кыз теркәлүе билгеле. Янәшәдәге Иске Бәгрәҗ-Елховода алты йортта яңа чукындырылган 8 ир-ат, 6 хатын-кыз яшәгән. Әлбәттә, болар барысы да татар-мишәләр булган, һәм алар барысы да үз теләкләреннән башка көчләп чукындырылган. “Новокрещены же деревень Нижнее Абдулово и Старый Багряж-Елхово (из тех же служилых татар) были христианизированы в период действий в Поволжье Конторы новокрещенских дел в 1740-1750-х гг. На территорий Альметьевского региона миссионеры побывали в начале 1740-х гг., когда были разрушены мечети в деревнях Нижнее Абдулово и Старый Багряж-Елхово”, дип яза тарихчы Илдус Габдуллин бу хакта.

Әлбәттә, көчләп чукындырылган бу татарларның күпчелеге кәгазьдә генә керәшен була, ә үзләре кача-поса да, ачыктан-ачык та ислам динен тотуны дәвам итә. Әйтик, Түбән Абдул авылыннан Елена Дорофеева (Колшәрипова) сорау алганда үзенең ислам дине йолаларын үтәвен, урыс динен бөтенләй белмәвен, балаларының да мулла кушкан исем белән яшәүләрен, иренең икенче хатыны булуын да әйтә. Авыл халкы ике исем, ике дин, ике тормыш белән яшәргә мәҗбүр ителсә дә, барыбер үзенекенә тарта – үлем, сөрген куркыныч астында булса да, үз динендә – исламда кала. Моңа урыс поплары да игътибар итә һәм алар өстеннән әләкне яудырып кына тора:


“Характеризуя альметьевских крещенных татар, приходской священник в своем докладе епископу Самарскому и Ставропольскому Феофилу пишет, что они “бросили православие так, что трудно отличить их от татар не только по внутреннему, но и внешнему образу их жизни… В какой дом не войдешь, везде видна обстановка татарская, спросишь ли имя хозяина, он с трудом назовет себя и нередко другим именем, не говоря уже о их семейных. Крестов на себе не носят, креститься не умеют, говорить по-русски тоже, постов не соблюдают, едят лошадиное мясо, держат татарскую уразу, ходят в мечеть, одним словом не крещенные татары.” (Китапта – 51-не бит.)

Әлбәттә, бу татарлар рәсми рәвештә дә исламга кайту өчен барысын да эшләп караган, ә ул бик катлаулы булган, хәтта патша фәрманыннан яки суд карарыннан башка мөмкин дә булмаган.Инде бу хәлләргә чыдый алмаган Түбән Абдул халкы 1845 елда үзләрен мөселман дип игълан итәләр һәм мәчет салырга тотыналар. Бу мәкруһ татарларга каршы тикшерү эшләре башлана, халык моңа җавап итеп баш күтәрә, казыкка тотына. Хөкүмәт аларны бастыру өчен көч куллана, авыл халкының бер өлешен 1849 елда, патша фәрманы белән, Чиләбе төбәгендәге урыс авылларына һәм Бөгелмә өязе христианнары арасына көчләп күчерәләр. Илдус Габдуллинның язуынча, татарлар монда да үзләренекен бирмиләр – ислам динендә калалар. Әле 1905 елгы дин иреге турында патша указы чыкканчы ук, Түбән Абдул авылының күпчелек халкы ислам диненә кайтып беткән була инде.


Чукындыру темасына китапта тагы бер мәгълүматлы язма бар, ул – шул чорда яшәгән М.Гребневның «Нижнее-Абдуловские, Старо-Багряжские и Беркет-Ключские татары верооступники” дип атала. Гребнев Түбән Абдул (Степановка) авылында христиан диненнән чыккан йөз кеше барлыгын хәбәр итә, аларга карата 1851 елны чиркәү суды башланып китүен әйтә. Урыс побы Спиридонов Түбән Абдулда була, халык белән очраша, әмма татарлар аңа авыз ачарга да ирек бирмиләр, үзләрен чын мөселманнар, диләр, попның әйтүе буенча, аны мыскыл итәләр һәм ташлап чыгып китәләр.

Спиридонов бу авыл халкын яманлап, “… крестьяне д. Нижнее-Абдулово буйного характера, издавна промышляли грабежом и наездничеством (своего рода спорт)», дип әләкли. (Китапта – 57-нче биттә.) Һәм ул губернаторларга, епископларга язып, христиан диненнән кайткан татарларны җир читенә – Амур буйларына, кыргыз-кайсак далаларына сөрүне сорый, “алар янына бер мулла да барып җитәрлек булмасын”, ди. Әмма бу хәл инде 1863 елларда була, патша хөкүмәте дә үзенең мөселман-татарларга карата алып барган ялгышларын аңлый башлый. “Бу холыксыз, усал татарларны каядыр сөрергә түгел, үз телләрендә урыс динен укытып, чиркәүгә тартырга кирәк”, дигән фикергә киләләр. Әмма тарих күрсәтте – аларның бу планнары да барып чыкмый, татар үз теленнән, үз диненнән аерылмый, Түбән Абдул һәм Иске Бәгрәҗ-Елховой авылы халкы да үз милли һәм дини хокукларын әнә шулай көрәшеп яулап алалар, шулай сакланып калалар.


Авыл тарихының һәр чорына диярлек китапта аерым бүлек бирелгән – монда патша армиясендә хезмәт иткән мишәрләрнең исемлеген дә, дингә, мәчетләргә, имамнарга багышланган зур-зур язмаларны да күрергә була. Шулай ук дәһшәтле ачлык еллары турында тетрәндергеч хәтирәләрне дә, репрессия-золым корбаннары турында да, канкойгыч сугыш, сугыштан соңгы авыр еллар, авылның әкренләп күтәрелүе, җир тетрәтеп эшләгән данлы ир-егетләре һәм хатын-кызлары, җитәкчеләр, укытучылар, Түбән Абдулдан чыккан танылган кешеләр – барысы-барысы хакында да бик тулы мәгълүмат, кызыклы язмалар бар. Түбән Абдул авылының элеккеге җир-су атамалары, кушаматлар, халык авыз иҗаты үрнәкләре, тел-милләт тарихы, халыкның бүгенге хәле турында да рәхәтләнеп укырга була. 18-19 гасырлардагы бөтен ревизия материалларыннан башлап, йомышлы татарларның һәм морзаларның исемлеге, бөтен сугышларда катнашучыларның исемлеге, сугыш вакытында алып барган хуҗалык кенәгәләрендәге исем-фаилияләргә хәтле бирелгән. Бу – Илдус Габдуллиннан да, Әсгать һәм Миләүшә Закировлардан да бик күп көч һәм вакыт таләп иткән, һәм алар аны югары дәрәҗәдә башкарып чыга алганнар.

Әйткәнебезчә, авылның дин тарихына аерата нык игътибар бирелгән. Патша заманында ислам дине никадәр кысылса да, 1917 елга кадәр Түбән Абдулда өч мәчет була, һәрберсе каршында өч мәдрәсә эшләп тора. Әйтик, 1913 елда беренче мәдрәсәдә 74 ир бала укый, икенчесендә – 71, өченчесендә 106 үсмер белем ала, китапта аларның барысының да исемлекләре бирелгән. Совет чорында бу мәчет-мәдрәсәләрнең барысы да ябыла, муллалар хөкем ителә, сөргенгә сөрелә. Нинди чор булса да, авыл халкы динне ташламый, һәм үзгәртеп корулар башлангач, 1989 елда Әлмәт районында беренче мәчет шушы түбән Абдул авылында ачыла. Хәзер авылда ике мәчет, янәшәдәге Иске Бәгрәҗ-Елховойда өч мәчет бар. Түбән Абдулда әле 1961 елда ук ачылган гаҗәеп “Авыл тарихы музее” барлыгын, Елховойда урта мәктәп эшләп торуын да әйтеп үтәргә кирәк. Бу төбәк үзенең тарихы, мәдәнияте һәм мәгърифәте, традицияләре, хәтта холык-фигыле белән дә аерылып тора. Юкка гынамы алардан хәтта патша хакимияте дә куркып торган, ә урыс поплары Түбән Абдул белән Иске Бәгрәҗ-Елховойны әйләнеп үтә торган булганнар…

Китапта авылдан чыккан танылган кешеләргә дә шактый урын бирелгән, ә алар күп һәм бөтен дөнья буйлап таралганнар. Әйткәнебезчә, Гаяз Исхакыйның да нәсел тамырлары Түбән Абдулга барып тоташа икән. Тарихчы Илдус Габдуллин 1834 елгы ревизия материалларына таянып, Гаяз Исхакыйның бабасы Исхак Мөхәммәтшәриповның 1807 елда Түбән Абдулда тууын исбатлый, 1851 елда ул күрше Лашман авылында имам булып тора. Аның улы – Гыйләҗетдин, Гыйләҗетдиннең улы – Мөхәммәтгаяз Исхаков. Бу борынгы мишәр морзалары нәселе Түбән Абдулга 18 гасыр урталарында хәзерге Буа районының Яңа Суыксу авылыннан күчкән булалар, ул чагында Измайловлар фамилиясен йөртәләр. Кыскасы, Гаяз Исхакыйның дүрт буын ата-бабалары Түбән Абдул авылында яшиләр, ул чагында ук милләт юлбашчылары булалар, биредә хәзер дә Исмәгыйлевләр фамилиясен йөртүчеләр арасында нәсел дәвамчылары бар.


Түбән Абдул-Елховойдан чыгып, дөнья буйлап таралган, дан-шөһрәт казанган татар-мишәрләр бихисап, алар арасында генераллар да, академиклар да, язучылар да, хөкемдарлар, дин әһелләре дә бар. Шулардан Әхмәтшин Равил – генерал-майор, юридик фәннәр кандидаты, Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасының Рәсәй Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиле; Әхмәтшин Рафаэль – эчке эшләр полковнигы, хәрбиләштерелгән янгын саклау отряды башлыгы; Салахов Ильяс – Халыкара Фәннәр академиясе академигы, Казан елга институты ректоры, шушы китапны чыгаруны үз өстенә алган хәйрияче; Шәрифуллин Риф – Татарстан Республикасының атказанган юристы, 40 еллык судьялык стажының 25 елы – Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары; язучылар – Ләбиб Гыйльми (репрессия корбаны), Әсгать Салах, Әхмәт Сәхапов, Сирень Якубова… Авылның үзенең рәссамнары да булган, алар – Түбән Абдул музеена нигез салучы һәм аны озак еллар җитәкләүче Хәлиулла Әхмәтшин һәм Рәшит Хәсәншин. Ә танылган дин әһеле, элеккеге хәрби, милләтпәрвәр, Казанның Кабан арты мәчетен кире кайтарып алган һәм анда имам булып торган, татар тарихы буенча көчле хезмәтләр язып калдырган Исхак хәзрәт Лотфуллинны белмәгән кеше юктыр, мөгаен, ул да шушы Елховой мишәре бит! Китапка кереп өлгермәгән, әмма үзем өчен бик якын булган тагы бер кешене әйтеп узмасам, язмам тулы булмас кебек. Ул – Елховойның булдыклы, иманлы, үткен мишәр кызы Рәйхана Ханнанова. Рәйхана ханым Әлмәттә ире белән “Тәскирә” мәчетен, “Айгөл” хәләл кафесын төзетте һәм тота, Кама аръягы мөслимәләре оешмасының җитәкчесе булып тора, төбәктә берсеннән-берсе кызыклы һәм кирәкле чаралар оештыра. Мине җитәкләп Елховой авылына алып кайтучы, аның мәчетләрен күрсәтеп йөрүче, Түбән Абдул авылы музее белән таныштыручы да ул булды, шуңа күрә, үз күзләрем белән күргәч, миңа бу китапка күзәтү ясау да җиңел.

Китапны бастыруда иң зур матди ярдәм күрсәтүчеләр – Салахов Ильяс Рәхимҗан улы һәм шулай ук ООО “Нефтестройэнерго” директоры Якупов Дамир Наил улы, авылдашлары Насыйров Гали Рәфгать улы булганнар. Күрәсез, мишәр морзаларының затлы нәселе бүген дә милләт мәйданында ат уйната, авылны гына түгел, нефть төбәген дә үз кулында тотып тора! Һәм алар турында китап та нәкъ менә шушындый – бай эчтәлекле һәм затлы булып чыгарга тиеш иде! Шулай булган да! Афәрин, егетләр, авылдашларыгыз кулына яхшы китап тоттырдыгыз, ә без аны бөтен милләт байлыгы итеп кабул итәбез!

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*