tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Әлки авылында яшәүче Руфия Фәсахова – сугыш чоры баласы
Түбән Әлки авылында яшәүче Руфия Фәсахова – сугыш чоры баласы

Түбән Әлки авылында яшәүче Руфия Фәсахова – сугыш чоры баласы

Түбән Әлки авылында яшәүче Руфия Фәсахова – сугыш чоры баласы. 1941-45 еллардагы тылдагы бар авырлыкны, ачлыкны ул ишетеп кенә белми.

Сугыш башланганда, аңа нибары 9 яшь була. Бала, диярбез без. Ә ул буын кешләре каршы килер: ирен фронтка озаткан аналарның уң кулы ул, гаиләдә бар эшне башкаручы. Алай гына да түгел, колхоз эшләрендә катнашучы. Хәзер генә бала ул…

Барысы да хәтердә

Узган ел 90 яшен тутырган Руфия Миңһадиевна балачагына туры килгән әлеге сугыш елларын бүгенгедәй хәтерли. Ничек онытылсын, үзәккә үткән бит ул, күзгә күренмәс күзәнәкләр белән хәтердә мәңгелеккә уелган.

–     Әти сугышка киткәндә, без өч бала әни белән калдык. Мин икенчесе идем. Без бала дип түгел, зурлар буларак кабул ителдек. Эшләмәгән эш калмады. Соңга таба үгез җигәргә дә, урман кисәргә дә туры килде. Авыл тирәсендә окоп казырга да чыгардылар, – дип сүзен башлады Руфия Фәсахова.

Шунда авылдагы бер эш көне дә әңгәмәдәшем хәтереннән узды.

–     Үгез җигеп, кырдан бөртек ташыйбыз. Бу хайван – ат түгел, бик кире. Юлдан алып барырга теләп, тартасың, ә ул сиңа тыңламый, һаман үз дигәненә каера. Юл читенәрәк алып чыга алмый аптырадым. Артымнан килгән машина да, тизлеген киметмәде: арба көпчәгенә бәрелеп узып китте. Шунда күчәр сынды, 4 центнер бөртек юлга чәчелде. Яшүсмерлек борчылуы белән йөрәгем авыртуын хәтта бүген дә тоям. Икмәкнең бөртеген дә югалтырга ярамый, бәхеткә, амбарда эшләүчеләр килеп ярдәм итте, ашлыкны бергә җыеп алдык. Милициянең арбаны бәрдергән машинаны эзләп китүе дә хәтеремдә калган. Миңа, бәхеткә, сүз әйтүче булмады…

Руфия Фәсахованың әтисе Миңнеһади абый 1944 елда сугыштан авыр яраланып кайта. Юхмачы хастаханәсендә шактый вакыт дәваланырга туры килә үзенә. Әниләре иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булганлыктан, хәл белергә бару, ашарга илтү бурычы 12 яшен тутырырга өлгергән “зур кыз”га йөкләнә.

–     Өч көнгә бер тапкыр әти янына барам. Әни кулыма 3 л сөт бирә, аркама азык-төлек салынган букча элә.  Юхмачыга кадәр 20 чакрым юл. Җәяү атларга кирәк. Анысы да авыр түгел, иң шүрләткәне – рус зираты яныннан үтү. Караңгыга калсаң, курку бар күңелне биләп ала, йөрәк тибешенә кадәр ишетелә… Бәхеткә, әтием дәваланып чыга алды, кулы зәгыйфь булып калса да, әле шактый еллар яшәде, – ди ул.

Гомере хезмәттә үтә

Сугышның соңгы елларында үгез җиккән кызга трактор рулендә йөрергә дә туры килә. Авылда ир-атлар җитешми, тимер атка хатын-кызлар, төгәлрәге, яшүсмерләр дә утыра.

–    Курсларда укып кайттым. Сугыш тәмамлангач, әле өч ел кырда эшләдем. Фронтка кайткан ир-егетләр дә шундук руль бирелмәде бит. Аларга да укырга кирәк булды, – ди ул үзе бу хакта.

“Машинаны да йөртмисезме соң?” – дип кызыксынгач, “Мин укыганнан аерыла шул ул. Тракторны йөртүе бик гади бит. Анысын хәзер дә эшләтеп  җибәрә аламдыр”, – ди, көлеп.

Җиңү турындагы шатлыкны ишеткән мизгелләр дә әңгәмәдәшемнең хәтерендә сакланган.

–    Чәчүлек өчен орлыкка дип Биләргә барган идек. Шунда күптән күз карасыдай көткән хәбәр ирештерелде. Без – дошманны җиңгәнбез. Кем көй уйнаган, кем җырлаган – белмим, әмма без бии башладык. Чабаталарыбыз тишелгәнче, аякны бәрә-бәрә биедек, – ди ул.

Яхшы хәбәрне ишетүгә үк, билгеле, тормыш тиз генә алга китми. Әле шактый еллар бар авырлык менә шул чор яшүсмерләренә, егет-кызларга, апа-абыйларга төшә. Руфия Фәсахова да лаеклы ялга чыкканчы төрле хезмәтләрне башкара, ни кушсалар, шуны эшли. Шуңа лаеклы рәвештә хезмәт ветераны дигән исемне дә ала.

Шатлыгы да, кайгысы да бергә

Руфия Фәсахова – сугышчының тол калган хатыны да. Ул фронттан кайткан егеткә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Мәсхүт Нуретдин улы 1944 елда сугышка алына. Барлыгы 7 ел хәрби хезмәтне үтәп кайта ул. Яшьләр шуннан соң гына кавышалар. Бергә биш баланы аякка бастыралар. Аларга тагын бер зур сынауны да бергә кичерергә туры килә. Укырга керер яшькә җиткән кызлары Раидә йорт артларындагы Ата елгасы суына батып үлә.

–     Дүрт малайдан соң туган кызыбыз иде. Бала – бәгырь, дип юкка әйтмиләр бит. Бу югалтуны сүз белән әйтеп-аңлатып булмаслык дәрәҗәдә авыр кичердем. Көн-төн еладым. Бәхеткә, Аллаһы тагын бер кызлы итте. Шунда каенатам: “Бик өзгәләнәсең, яңа туган балаңа шул исемне куша аласың. Дин буенча тыелмый бит. Бәлки, тынычланырсың”, – диде. Аны тыңладык, безне сөендереп, Раидәбез үсте, – диде ана, яшьле күзләрен сөртеп.

Руфия белән Мәсхүт абый Фәсаховларның бер уллары Гомәр гаиләсе белән авылда төпләнеп калган. Калганнары үз бәхетләрен читтә тапкан. Барысы да гаиләле. Нәселне дәвам итеп, 8 онык туган, 10 оныкчык үсеп килә.  Бүгенге көндә Руфия апа төп нигездә төпчек улы Мәхмүт һәм килене Фәния тәрбиясендә яши. Әтиләре мәрхүм булганнан соң, Себер якларында көн күргән бу гаилә туган якка кайтырга карар итә. “Әнигә дә тәрбия кирәк бит”, – дип уйлый алар.

Бүгенгесе – хөрмәттә

Руфия апаның кадер-хөрмәттә яшәве әйләнә-тирәдәге мохиттән үк күренә иде. Өй эче заманча төзекләндерелгән, уңайлыклар булдырылган. Бүлмәләргә яңа пешкән камыр ризыгы исе таралган, өстәлгә төрле нигъмәтләр тезелгән. Без әңгәмә корыр өчен килгән көнне Биектауда яшәүче улы Ифраил абый белән Солтания апа да кайтканнар иде.

–    Бу йортка килен булып төшүмә 46 ел булды. Әни белән бер тапкыр да сүзгә килгәнебез юк. Бик сабыр ул безнең. Тәмле камыр ризыклары пешерергә дә өйрәтте, хәзер догалар уку буенча киңәшләрен бирә. Килендәшемә рәхмәт, әнине бик яхшы карыйлар. Озын гомерле булырга шул да ярдәм итәдер, – дип, каенанасына карата җылы сүзләрен әйтте ул.

Шуны раслап, янәшәмдә диванга утырган Руфия апа да:

–    Хәзерге тормышыма бик сөенәм. Сугышлар гына тукталсын иде. Нинди михнәтләр тудыруын үз күзләребез белән күрдек бит. Шуңа да дога кылган саен дөньялар тыныч булсын иде дип телим, – диде.

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*