tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә яңа зур проект старт алды
Әтнәдә яңа зур проект старт алды

Әтнәдә яңа зур проект старт алды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы республика буенча «Чишмәләр шәҗәрәсе» дип аталган яңа зур проект башлап җибәрде.

Республикабызның һәр районы үз авылларында булган чишмәләрнең шәҗәрәсен төзи.
Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раилә Галиева бу мәгълүматларны җыю эшен һәр авылның китапханәчесенә һәм «Ак калфак» кызларына тапшырган иде.

12 декабрь көнне үзәк китапханәдә проект эшенең чираттагы очрашуы булып узды. Һәр катнашучы үз авылынының чишмәләре тарихы, аның шәҗәрәсе, риваятьләр, кызыклы мәгълүматлар белән бүлеште. Презентацияләр, фотосурәтләр ярдәмендә чишмәләр белән тагын да якыннанрак таныштык. Эш барышында авыллардан читтә булган чишмәләрнең әкренләп бетү, корыган чишмәләрнең саны арту проблемасы да күтәрелде.

Кичәгә килгән ветераннар советы вәкилләре дә бүгенге көн проблемасы хакында үз фикерләрен җиткерделәр. Мәгълүмат туплау, эзләнү эше дәвам итә, алдагы очрашуларда шул турыда фикер алышу булыр дип көтәбез.

Чыганак: atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*