tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә “Ана теле укытучысы-2023” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Ульяновск шәһәрендә “Ана теле укытучысы-2023” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Ульяновск шәһәрендә “Ана теле укытучысы-2023” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Ульяновск өлкәсенең мәгариф һәм тәрбия министры урынбасары Ирина Киселёва җиңүчеләрне котлап дипломнар һәм кубоклар тапшырды. Әлеге бәйгедә җиңүче укытучылар барысы да 50, 30 һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премия дә алачак.

Татар теле буенча беренчелекне Димитроврад шәһәреннән Гүзәл Сәмигуллина, икенче урынны Иске Кулаткыдан Әлфия Заитова , ә өченче урынны Ульяновск районыннан Венера Шәрипова алды.

Беренчелекне алган Гүзәл ханым киләсе елда Казанда узачак Бөтенроссия конкурсында Ульяновск өлкәсен тәкъдим итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*