tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе сайланды
Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе сайланды

Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе сайланды

Бүген, 15 декабрь, Бөтендөнья татар яшьләре форумының Совет утырышы узды.  Утырышның модераторы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова үз теләге белән Форум рәисе вазифасыннан китүен хәбәр итте. Ул әлеге эшне 2019 елдан  башкарды. “Яшьләр хәрәкәтендә ун елдан артык тормышым узды. Бу минем иң бәхетле елларым иде,”-диде ул. Ленария Мөслимова Совет әгъзалары каршында шушы елларда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  Оешманың Уставы нигезендә, рәис үз вазыйфасыннан китү турында теләк белдерүгә,  Совет әгъзаларына яңа кандидатура тәкъдим ителергә һәм сайланырга тиешлеге турында җиткерде.

Бүген утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе вазыйфасына аның урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы әгъзасы Райнур Хәсәнов тәкъдим ителде. Ул тумышы белән Башкортстаннан, 23 яшьтә, Казан федераль университетының мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтын тәмамлаган. 2018 нче елдан Бөтендөнья татар яшьләре хәрәкәтендә актив эшчәнлек алып бара, аерым яшьләр проектларын гамәлгә ашыра, төп оештыручылар рәтендә татар яшьләрен туплый алу сәләтенә ия.

Утырышта әлеге кандидатура Совет әгъзалары тарафыннан хупланды, тавышка куелды. Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе итеп Райнур Хәсәнов бертавыштан сайланды. Ә Бөтендөнья татар конгрессының Яшьләр эшләре бүлеге мөдире итеп Алмаз Хәлиуллин билгеләнде.

Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Ленария  Мөслимовага әлеге оешманы җитәкләгән еллардагы эшчәнлеге өчен рәхмәтен җиткерде. Аңа Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален тапшырды.

Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров яңа рәискә уңышлар теләде. 2024 нче ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Шәхесләр елы” дип, Ә Россия Президенты тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителүне искәртте. Бөтендөнья татар яшьләре форумының проектлары да әлеге юнәлештә алып барылыр диде. Шулай ук киләсе елның бик җаваплы ел булуын, март аенда узачак илебез Президентын  сайлауда да яшьләребезнең битараф булмыйча, бердәмлекне саклап, актив эшчәнлек алып барачагына ышанычын белдерде Башкарма комитет җитәкчесе.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*