tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач Үзәк мәчетенә 30 ел тулу билгеләп үтелде
Балтач Үзәк мәчетенә 30 ел тулу билгеләп үтелде

Балтач Үзәк мәчетенә 30 ел тулу билгеләп үтелде

Җөмәдәл-ахыр аеның 1нче көнендә (14нче декабрьдә), Балтач Үзәк мәчетендә 2023нче ел нәтиҗәләренә багышланган еллык мөхтәсибәт утырышы үткәрелде. Ул Үзәк мәчет ачылуга 30 ел тулуга багышланды. Әлеге җыелышта Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Теләче, Саба, Кукмара районы мөхтәсибләре, эшмәкәрләр, Балтач районы хәзрәтләре һәм абыстайлары, укытучылар, Үзәк мәчет мәхәлләсе халкы катнашты. Үзәк мәчет юбилее уңаеннан 30 ел дәверендә мәчеттә эшләгән имамнар һәм хезмәткәрләр хөрмәтләнде, аларга мөфтият һәм мөхтәсибәт исеменнән медальләр, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Алга таба очрашу дини вәгазьләр белән дәвам итте.

Балтач Үзәк мәчете 1994нче елның 12нче гыйнварында эшли башлаган. Ачылган көннән биредә мәчет каршындагы укулар үткәрелә. Соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү юнәлеше барлыкка килде. Балтач Үзәк мәчете каршында “Мәгърифәт мәркәзе” рухи-мәгърифәтчелек үзәге эшли. Биредә шулай ук Милли мәгариф музее бар.

Бүгенге көндә Балтач мөхтәсибәтендә 44 мәчет эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*