tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Сез белмәгән Атнабай»

ВИДЕО: «Сез белмәгән Атнабай»

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Тантана кысаларында әле күптән түгел генә табадан төшкән “Сез белмәгән Атнабай” китабының исем туе да үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразыев та катнашты.

Бөек шагыйрь иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының фойесыннан ук башланып китте. Республиканың төрле районнарыннан килгән милләттәшләребез Әнгам Атнабаев шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар.

Әнгам аганы искә алу кичәсенә шагыйрьләр һәм язучылар, мәдәният эшлеклеләре, язучының якыннары һәм якташлары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.
Музыкаль тамашада театр артистлары һәм шигьрияткә мөкиббән булган милләттәшләр катнашты. Сәхнәдән әдипнең әсәрләре, җанлы җырлары яңгырады, Әнгам Атнабаев пьесасы буенча спектакльдән өзек күрсәтелде.

Кичәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин, Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхисламов мөрәҗәгать итте.

“Сез белмәгән Атнабай” китабын танылган шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин төзегән. Әмма ул китап өстендә эшне тәмамларга һәм аны бастырып чыгарырга өлгерми, 2018 елда вафат була. Аның эшен филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Дәүләт Педагогия университеты доценты Альбина Хәлиуллина дәвам иткән. Ул китапны төзеп бетергән һәм мөхәррирлек эшен үз өстенә алган.
Атнабайның бертуган энесе – 92 яшьлек Мәгъдән Атнабаев сүзләренчә, шагыйрьнең яңа китабы туганнарына бик ошаган.

Бөтендөнья татар конгрессының финанс ярдәме белән нәшер ителгән “Сез белмәгән Атнабай” залдагы һәрбер тамашачыга бүләк итеп тапшырылды. Васил Габтелгаяз улы сүзләренчә, агымдагы елның апрелендә Әнгам аганың туган ягы Тәтешле районында булганда, шагыйрьнең якташлары аңа китап бастыруны сорап мөрәҗәгать иткән булганнар.

Уфа «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә узучы вакыйга Әнгам абыйның “Җиз кыңгырау моңнары” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*