tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инклюзив аралашу дәресләре
Инклюзив аралашу дәресләре

Инклюзив аралашу дәресләре

«Илһам» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Төмән өлкәсенең иҗтимагый палатасы әгъзасы Тимур Нигъмәтуллин 28 ноябрь көнне Ялутор районы, Аслана урта мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары һәм Яңа Атъял урта гомуми белем бирү мәктәбендә 6-8 сыйныф укучылары өчен “Инклюзив аралашу дәресләре” үткәрде. Әлеге дәресләр мәктәп укучыларында сәламәтлекләре чикле булган яшьтәшләре белән аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Инклюзив аралашу дәресләре, изображение №2

Бу дәрестә балалар уен формасында иптәшләренең көндәлек тормышта нинди уңайсызлыклар кичерүләре һәм үзләрен ничек хис итүләре белән танышырга туры килде. Бу турыда үзенең фикерләре белән бүлешеп Тимур Йолдыз улы: «Мондый дәресләрне квест формасында үткәрү бик отышлы ысул, дип уйлыйм. Бер үк вакытта инклюзив үзара бәйләнеш процессы бара, бу аралашуда булган һәм яңа барлыкка килгән киртәләрне җиңәргә ярдәм итә”, – диде. Укучылар бу дәрестән канәгать калдылар.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*