Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясе каршындагы “Ак калфак” татар хатын- кызларының иҗтимагый оешмасы дистə елдан артык инде уңышлы эшчəнлек алып бара. Бу оешма өлкəнең татарлар компакт яшəгəн Сергач, Кызыл Октябрь, Пильна, Спас, Сечен районнары, Түбəн Новгород, Дзержинск шəһəрлəре бүлекчəлəрен берлəштерə, ə өлкə оешмасын автономия хезмəткəре, тынгы белмəгəн, тиктормас Зилə ханым Ахмадуллина җитəкли. Оешма елдан-ел үз эшчəнлеген җəелдерə һəм киңəйтə бара – төрле чаралар, конкурс-фестивальлəр, очрашулар оештыра, өлкə үзəгендə, районнарда уздырылганнарында актив катнаша, ə инде ел ахырында, кагыйдə буларак, нəтиҗəлəр ясала.
2021 елны йомгаклау утырыш ын төрле сəбəплəр аркасында декабрьдə уздыру мөмкинлеге булмады һəм ул 20 январь көнне Уразавылның “Идел” кафесында үтте. «Гореф- гадəтлəрне кайтарыйк» дип аталган бу очрашуда район бүлекчəлəренең җитəкчелəре, өлкə татар автономия- се оештырган төрле конкурсларда җиңүчелəр – кырыкка якын ханымнар җыелган иде. Алдан сөйлəшенгəнчə, барысы да диярлек милли камыр ашлары пешереп китерде һəм алар- дан матур күргəзмə эшлəдек. Нəрсə генə юк иде анда – күптермə, кыстыр- ма, пончик, төрле эчлеклəр белəн бəлешлəр, матур итеп бизəлгəн тортлар, əлбəттə, казы! “Сəрбиназ” фольклор төркеме җитəкчесе Наилə Кинзябаева (Татар Моклокасы) бəлешенең өстенə кремнан хəтта ак калфак та эшлəп куйган иде. Кыскасы, хатын-кызларыбыз бигрəк уңганнар!
Шулай ук Кочко-Пожар, Уразавыл, Сафаҗай балалар бакчаларын- да тəрбиялəнүчелəрнең конкурсларда җиңү яулаган кул эшлəре күргəзмəсе дə оештырылган иде. Биш районның татар авылларыннан һəм Түбəн Новгородтан килгəн ханымнарны, беренче чиратта, Зилə Ардинатовна җылы сəламлəде. Аннары Кызыл Октябрь районы җирле үзидарə башлыгы Ринат Жалялов белəн ел ахырында гына сайланган автономия рəисе Мирзəхлəм Абдулганиев та иң җылы телəклəрен җиткереп, “Ак калфак оешмасының, гомумəн, барча хатын-кызның җəмгыятьтə тоткан мөһим ролен билгелəп үттелəр.
Əлбəттə, бүлəклəүлəр дə булды. Беренче чиратта, 2021 елда юбилейлы туган көннəрен билгелəп үткəн ханымнар бүлəклəнде. Алар арасында Зилə ханым үзе дə бар һəм аңа “Туган як” газетасы, өлкə татар конгрессы һəм Пильна районы татарларының “Нур” оешмасы исеменнəн Рəхмəт хатлары белəн бүлəклəр тапшырылды.
Əлфия Мөхəммəтҗанова (Зур Рбишча), Надирə Сəйфетдинова (Яндавишча), Адилə Нафеева (Бозлау), Зифа Каюмова (Шөбиле) һəм Наилə Кинзябаевага автономиянең Рəхмəт хатлары һəм бүлəклəрен Мирзəхлəм Гаярович белəн Ринат Равилович тапшырды.
Кабат дистəгə якын ханымнар ак калфаклар белəн бүлəклəнде, конкурсларда җиңү яулаган балаларның җитəкчелəренə дə бүлəклəр бирелде, балалар үзлəре дə өлешсез калмады, əлбəттə.
Болар барысы да, шулай ук ма- тур табын артында җылы аралашу өлкə хакимияте ярдəмендə мөмкин булды, ə район мəдəният бүлеге артистлары Илдус Харрясов, Рəмис Каюмов һəм Марат Абдулкаюмов матур чыгышлары белəн чараны бизəделəр, аларны рай- он администрациясе бу бəйрəмгə бүлəк итеп юллаган иде.
Һəр район вəкиленə үз авы- лына гына хас булган ниндидер бер татар халык уены əзерлəп килергə алдан əйтелгəн иде һəм кызлар бу эшкə бик җитди кара- ганнар. Сергач районы вəкиллəре оештырган каеш сугу, резинка сикерү, Спас районыннан килгəн ханымнар күрсəткəн итек бəрү, Пильна районы Сафаҗай кызла- ры уздырган җəза бирү уеннарын- да барысы да бик телəп, актив катнашты, бала чакка, яшьлеккə кайткандай булдык. Ə инде Пашат кызлары Рəмис һəм Илдус белəн бергəлəп аулак өй күренешеннəн кара-каршы такмаклар башкар- ганда, кушылып җырламаган кеше калмады – без бит əлдə нəкъ шул такмаклар җырланып солдат оза- ту кичəлəрендə, туйларда утырган буын, күңел əллə кайларга барып килде, күз алдыннан шушы матур, онытылмас мизгеллəр узды…
Матур итеп шигырь сөйлəүчелəр дə булды, аларын инде тын да алмый тыңладык. Сафаҗайлы Шəмилə Айнетдинова матур җырлавы белəн кабат таң калдырды. Шулай ук 1980 еллар ахырын- да бик модный булган “ламбаданы” да биеде ханымнар, Илдус уйнап, “Əпипə”гə дə типтерделəр.
Əлбəттə, агымдагы елга планнар белəн таныштырды Зилə ханым, үткəрелəчəк чаралар исемлегендə беренчесе – март ахыры яисə апрель башында уздырылачак өлкə татар хатын-кызларының җыены һəм «Нижгарбикə», «Татар малае», «Татар кызы» конкурс- лары. Җыенга, һəрвакыттагыча, Казан кунаклары да чакырылыр, иң мөһиме – эпидемиологик ваз- гыять уңай булып, аны уздыру мөмкинлеге генə булсын.
“Идел”дəге очрашу нəтиҗəле һəм файдалы булды, аның төп максаты итеп милли йолаларыбызны, гореф-гадəтлəрне, телебезне саклау куелган иде һəм бу максатка ирештек дип уйлыйм.
Автономиядə хəйрия эшлəрен алып баручы Зилə ханым, һəрвакыттагыча, буш килмəгəн – һəр район вəкиленə мохтаҗ гаилəлəр, инвалидлар өчен 70тəн артык азык-төлек җыелмалары тапшырды. Аларның бер өлеше, һəрвакыттагыча, автономия акти- вистлары исəбенə алынса, 50гə якын җыелманы өлкə Законнар чыгару җыены депутаты Рөстəм Досаев биргəн. Бу җыелмалар авылларда исемлек буенча иялəренə тапшырылды да инде. Игелекле эшне башкарырга булышканнарга да зур рəхмəт.
Монардан тыш, тагы бер хəйрия акциясе кылдык – кызлар пешереп китергəн милли камыр ашларын, җимешлəр, кəнфитлəрне күп итеп Уразавылдагы шəфкать йортына тапшырдык, гомер көзлəрен шунда уздырырга мəҗбүр булган əби- бабайлар тəмлəп чəй эчкəннəрдер.
Тулаем алганда, чара бик матур һəм күңелле булды, аның төп оештыручысы булган өлкə автономиясенə һəм өлкə, районара “Ак калфак” оешмаларына, Кызыл Октябрь районы администрациясенə зур рəхмəт белдерəбез. Шулай ук вакыт табып килгəн ханымнарга да рəхмəт, ə бүтəннəр үпкəлəмəгез, зинһар, бирегə районнарда эшлəүче бүлекчəлəр лидерлары һəм конкурсларда җиңүчелəр генə чакырылган иде, якын килəчəктə уздырылачак җыенга телебез, мəдəниятебез сагында торучы, үзен актив дип санаган һəр ханым килə ала, аның көнен һəм урынын белдерербез, əлбəттə. Ə хəзер килəсе очрашуларга кадəр дип саубуллашабыз, исəн-сау булып, тиздəн кабат күрешербез, Аллаһы боерса!
Наилə ЖИҺАНШИНА,
“Ак калфак”ның районара кураторы.