tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иркутскида “Ислам нуры” газетасы чыга
Иркутскида “Ислам нуры” газетасы чыга

Иркутскида “Ислам нуры” газетасы чыга

Иркутск өлкәсендә милләттәшләребез үзләрен газетасын булдырган. “Ислам нуры” биредәге мөселманнар җәмгыяте тарафыннан нәшер ителә. Анда алар үз тормышларындагы яңалыклар, кызыклы чаралар, вакыйгалар турында яза.

Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши. Аларның иң зур хыялларының берсе – мәчет төзү. Инде аны салу өчен җир дә бирелгән. Узган елның 27 нче ноябрендә вакытлыча эшләүче гыйбадәт йорты да булдырдылар. Ә мәчетне язга төзи башларга уйлыйлар.

“Ислам нуры” газетасының беренче санында Чуна бистәсе халкының мәчет булдыру өчен башкарган эшләре, актив авыл халкы турында укырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*