tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районы Кәркәүч авылына багышланган китап дөнья күрде
Кукмара районы Кәркәүч авылына багышланган китап дөнья күрде

Кукмара районы Кәркәүч авылына багышланган китап дөнья күрде

Тумышы белән Кәркәүчтән булган, исеменнән һәм йөзеннән нур бөркелеп торган, кыю, үҗәт Нурисә Саттарова-Бәдретдинованың авыл тарихын чагылдырган, документаль материалларга нигезләнгән “Ни күрсәк тә, ил белән…” дигән китабын Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы тәкъдир итү кичәсе оештырылды.

– Шундый китап чыгуына өмет тотмаган идем. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев авыл мәчетләреннән акча җыеп, бу эшне башлап җибәрде. Фәрит әфәнде Вәлиев белән Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов Оренбург һәм Казан архивларыннан бик күп документлар алып кайтты, – диде автор. – Китап әзер булуына карамастан, күңел барыбер кытыкланып тора. Гражданнар сугышында, революцияләрдә катнашкан авылдашларыбыз турында Мамадыш архивында да нәрсәдер табарга мөмкин икән. Бәлки берәр кызыксынган кеше миннән соң әлеге эшемне дәвам итәр. Кәркәүч бетәргә тиеш түгел, аның тарихы бар дигән сүз бит бу.

Авыл турында мәгълүматларны узган гасыр урталарында – сугыштан соңгы елларда ук Нурисә апаның әтисе Бәдыгетдин Саттаров туплый башлаган. Мөхтәрәм остабикә әтисе язып калдырган мәгълүматлардан файдалана, истәлекләргә генә таянып калмыйча, фактларга нигезләнә, сугыштан әйләнеп кайтучылар һәм кайтмаучылар, тоткында, Суслонгерда булучыларның исемлеген, солдат хатларын җыя. Китап аерым бер кеше хакында түгел, ә авыл, аның килеп чыгышы турында. Шуңа күрә безнең гаилә кермәгән дип үпкәләүләр булмасын иде, диде Нурисә апа.

192 битле авыл тарихы 11 бүлекне үз эченә алган, һәр бүлек тагын төрле бүлекчәләрдән тора. Китапта шәхесләр, истәлекләр, кызыклы документлар, фотосурәтләр, исемлекләр, авылда чыккан бәетләр, җырлар тәкъдим ителгән. Мисал өчен, “Авылдашлар турында сөйлибез” дигән бүлектә газеталарда басылган язмалар урын алган.

Әлбәттә, китапны бер генә кеше ахырына кадәр башкарып чыга алмый. Нурисә апага материалларны җыярга, хәреф хаталарын тикшерүчене табарга “Көмеш кыңгырау” республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасының баш мөхәррире, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Кәркәүч кызы Ризидә Гасыймова, шулай ук бөтен авыл халкы, Гасыймовлар гаиләсе ярдәм итә.

Нурисә Бәдретдинова авылдашлары өчен тагын бер зур эш башкара: мәчеткә йөрүче Мөршидә Сафина, Розалия Зиннәтова, Мәдинә Муллиналар белән дин йорты стенасына уртак нәсел шәҗәрәсе эшләтеп куя. Аннан күренгәнчә, һәркем бер-берсенә туган.

“Ни күрсәк тә, ил белән…” китабы авыл халкын хатирәләргә бирелергә, балачакка әйләнеп килергә мәҗбүр итте. Ерак араларны якын итеп кайткан мәртәбәле кунаклар һәм аккалфаклыларның моңлы җырлары, авыл җирлеге башлыгы һәм башкаларның чыгышлары очрашуны тагын да җанландырып җибәрде.

“Нигезебез менә шушында иде, дип эзләүчеләр булса, китаптан карап, йорт-җирләренең урыннарын белә алалар. Әлеге китап һәм шәҗәрә авылдашларга бик зур истәлек булыр дип уйлыйм”, – диде Нурисә апа, сүзен тәмамлап.

Йолдыз Низамиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*