tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар кызчыгы,Татар малае-2022” бәйгесенә әзерлек бара
Казанда “Татар кызчыгы,Татар малае-2022” бәйгесенә әзерлек бара

Казанда “Татар кызчыгы,Татар малае-2022” бәйгесенә әзерлек бара

Туган телен, гореф-гадәтләрен яратучы, аларны өйрәнергә, чын татар малае, чын татар кызы булып үсәргә омтылучы балалар арасындагы бәйгегә старт бирелде. Хәзер аңа әзерлек эшләре бара. Шул уңайдан, Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге 20 нче номерлы гимназиясендә “Татар кызчыгы, Татар малае – 2022” бәйгесенә әзерлек мәсьәләләренә багышланган утырыш узды. Аны “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова үткәрде.

Җыелышта Казан районнарыннан балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр катнаша. Шулай ук ZOOM аша да элемтә урнаштырылды. Барлык районнар Казанның “Ак калфак” бүлекчәсенә конкурста катнашу өчен икешәр бала сайлап алып тәкъдим итә (1 малай, 1 кыз). Шәһәр бәйгесендә 8 малай, 8 кыз катнашачак. 15 февраль көнне  ярымфиналистлар исемлеге тапшырачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*