Дзержинск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Түбән Новгород өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы Пленумы үзенең чираттагы утырышын уздырды. Шул уңайдан без өлкә алемнар Шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсовтан утырышның көн тәртибендәге сораулары белән кызыксындык.
– Имамнар җыелган чараны изге Коръән уку белән башладык һәм өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров 2019 елда үзе җитәкләгән шушы дини оешманың эшчәнлеге турында тулы исәп-хисап тотты. Диния нәзарәтенең үзәк ревизион комиссиясе рәисе Тимур хаҗи Фәхретдинов Т.Новгородның “Тәүбә” мәчете территориясендә төзеләчәк административ бина хакында күбрәк сөйләде. Гаяз хәзрәтнең беренче урынбасары Мансур хәзрәт Хөсәинов та үзенә кагылышлы мәсьәләләр буенча җитди аңлатмалар бирде. Ә мин үз чыгышымда имамнарның аттестация узачагы турында җентекләп сөйләдем һәм бу эшне якын киләчәктә башкарырга кирәк дип килештек. Әлбәттә, өлкә Диния нәзарәте структурасына кергән мөселманнардан имтихан алыр алдыннан, алар өчен махсус укулар оештырырбыз. Бу эшне урыннарда башкаруны баш имамнарга йөкләдек.
Әйтергә кирәк, бөтен имамнар каршында Гаяз хәзрәт К.Октябрь районына баш имам итеп Зур Рбишчада Харис хәзрәт Исмаиловны, Пильна белән Сечен районнарына Сафаҗайдан Шамил хәзрәт Сәбитовны, ә Сергач, Спас һәм Кнәген районнарына Пашаттан Марат хәзрәт Салахетдиновны рәсми раслады. Хәзер алар шушы җирлекләрдә өлкә Диния нәзарәтенең “күзе” дә, “куллары” да булып торалар. Билгеле ки, Гаяз хәзрәт төбәгебездә 60тан артык булган җирле мөселманнар дини берләшмәләренең хәлләрен якыннан белеп торырга бик теләсә дә, физик яктан өлгерү мөмкин түгел. Шуңа районнарга баш имамнар билгеләргә булдык. Алар үз карамакларындагы мәхәлләләр белән тыгыз эшчәнлектә торачак, вак-төяк проблемаларны урыннарда хәл итәргә булышачаклар, ә катлаулыларын без бергәләп чишәчәкбез.
Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, баш имамнар, үз ихтыярларыннан чыгып, теләсә нинди авыл мәчетенә барып Җомга намазын уздырырга хаклы. Бүгеннән Җомга намазлары һәр мәчеттә өлкә Диния нәзарәте тарафыннан расланган һәр атна аерым бер темага багышланыр. Әйе, теманы без билгелибез, ә аның эчтәлеген җирле имамнар үзләре әзерләр. Хәер, моның өчен бүген бик күп информация чыганаклары бар. Иң мөһиме – бу алым руханиларга дөньяви һәм рухи белемнәрен үстерүгә, үз өсләрендә даими эшләргә һәм аттестациягә әзерләнергә бер этәргеч тә булып торачак. Бүгенгә имамнарның аттестацияләү срогы белән генә төгәл билгеләнгәнебез юк. Аны 3 яки 5 ел аша уздыру карала, – дип аңлатты безгә Мөнир хәзрәт.
Олег ХӨСӘИНОВ язып алды.
“Туган як” газетасы