tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере”: Самара “Ак калфак”лыларны кабул итте
“Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере”: Самара “Ак калфак”лыларны кабул итте

“Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере”: Самара “Ак калфак”лыларны кабул итте

Самарда “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Ул “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” темасына багышланган иде.

Беренче көнне  Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан килгән йөзләп  хатын-кыз Похвистнево районының Гали авылында булдылар, ә икенче көнне Самарның “Яктылык” мәктәбендә секция утырышларында катнаштылар. Яктылыклылар делегатларны җыр-бию, татар халкының милли ризыгы – бавырсак белән каршы алдылар, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага калфак бүләк иттеләр.

Мәктәп, балаларның кул эшләре  күргәзмәсе белән танышканнан соң секцияләр эшчәнлеге башланды. Делегатлар игътибарына  “Файдалы үләннәр, татар халкының чәй пешерү серләре” (укытучы — Рәхимә Хайрова),  “Ел фасыллары” (Айгөл Хакимова), “Ашханә” (Рәмзия Зарипова) һәм “Без театрга барабыз”  (Галия Тупасова), “Сак-Сок бәетендә ана һәм бала фаҗигасе”  (Нурзидә Фәйзуллина),   “Бишек җырлары” (Фәния Гыйләҗева) һәм “Гаилә шәҗәрәсе” (Рәсимә Алюшева) темаларына ачык дәресләр тәкъдим ителде. Мәктәп каршында эшләп килүче “Мирас” музее җитәкчесе Асия Сәйфетдинова кунаклар өчен экскурсия дә уздырды.

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Самарның “Яктылык” татар мәктәбе эшчәнлегенә югары бәя биреп, мәктәп директоры Радик Газизовка һәм укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алия АРСЛАНОВА
Самара шәһәре
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*