Өлкә татар автономиясе чыккан инициатива буенча җыелган хәләл ризык тиздән гуманитар ярдәм булып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга юлланачак. Аның төп өлеше казы белән чәкчәктән һәм гигиена әйберләре белән тиз бозылмый торган хәләл ризыклардан тора.
Шул уңайдан автономия идарәсе исеменнән безнең тәкъдимне хуплап чыккан һәрбер кешегә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Чит җирдә Ватаныбыз бәйсезлеген яклаган хәрбиләргә тылдан һәрдаим кечкенә генә ярдәм кылынып торса, зур өметебезнең тормышка ашуы озак көттермәс, Аллаһы кушса.
4 март көнне без икенче тапкыр Мулино шәһәрчегендә урнашкан госпитальгә барып кайттык. Анда савыгып ятучылар безнең күчтәнәчләргә бик сөенде. Алар арасында татарлар да бар иде һәм милли ризыкларыбыздан авыз итеп: “Рәхмәт, өйдә төсле булдык,” – диделәр. Без бит бирегә беренче өлкә “НижгарСылу” конкурсында катнашучылар тәкъдим иткән ризыкларны алып килдек. Аеруча да казыга куандылар. Башкортлар безнең милли ризык турында ишеткәннәре булган һәм бу көнне аларга нижгар казысын татып карау бәхете дә елмайды. Әйтергә кирәк, без бер палатаны да казысыз калдырмадык һәм моның өчен Петрякстан берничә гаиләгә рәхмәтебезне белдерәбез, чөнки күбрәк аларның казыларын өләштек. Аш-судан тыш, эчке өс киемнәре, башка кирәк-ярак әйберләр бүләк иттек. Шулай ук «НижгарСылу» конкурсында катнашкан кызларыбыз бәйләгән җылы оекларны, бүтән әйберләрне дә тапшырдык.
Чыгып барганда яңа гына килгән яралыларны күрдек һәм күз яшьләребезне көч-хәл белән тыйдык. Әлбәттә, алар биредә бар нәрсә белән дә тәэмин ителә. Ләкин күбрәк гаилә, туганлык җылысы кирәк һәм без яраланган батырларыбызга аз гына булса да шул җылыны бирә алуыбызга бик шат.
Зөлфия СӘМИУЛЛИНА,
өлкә татар автономиясе журналисты.
Түбән Новгород.