tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе татарлары хәрбиләргә хәләл ризык туплады
Түбән Новгород өлкәсе татарлары хәрбиләргә хәләл ризык туплады

Түбән Новгород өлкәсе татарлары хәрбиләргә хәләл ризык туплады

Өлкә татар автономиясе чыккан инициатива буен­ча җыелган хәләл ризык тиздән гуманитар ярдәм булып, махсус хәрби операциядә катнашучы­ларга юлланачак. Аның төп өлеше казы белән чәкчәктән һәм гигиена әйберләре белән тиз бозылмый торган хәләл ризыклардан тора.

Шул уңайдан автономия идарәсе исеменнән безнең тәкъдимне хуплап чык­кан һәрбер кешегә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Чит җирдә Ватаны­быз бәйсезлеген яклаган хәрбиләргә тылдан һәрдаим кечкенә генә ярдәм кылынып торса, зур өметебезнең тор­мышка ашуы озак көттермәс, Аллаһы кушса.

4 март көнне без икенче тап­кыр Мулино шәһәрчегендә урнашкан госпитальгә барып кайттык. Анда савыгып ятучы­лар безнең күчтәнәчләргә бик сөенде. Алар арасында татарлар да бар иде һәм мил­ли ризыкларыбыздан авыз итеп: “Рәхмәт, өйдә төсле бул­дык,” – диделәр. Без бит бирегә беренче өлкә “НижгарСылу” конкурсында катнашучылар тәкъдим иткән ризыкларны алып килдек. Аеруча да ка­зыга куандылар. Башкортлар безнең милли ризык турында ишеткәннәре булган һәм бу көнне аларга нижгар казы­сын татып карау бәхете дә елмайды. Әйтергә кирәк, без бер палатаны да казысыз кал­дырмадык һәм моның өчен Петрякстан берничә гаиләгә рәхмәтебезне белдерәбез, чөнки күбрәк аларның казы­ларын өләштек. Аш-судан тыш, эчке өс киемнәре, башка кирәк-ярак әйберләр бүләк ит­тек. Шулай ук «НижгарСылу» конкурсында катнашкан кыз­ларыбыз бәйләгән җылы оекларны, бүтән әйберләрне дә тапшырдык.

Чыгып барганда яңа гына килгән яралыларны күрдек һәм күз яшьләребезне көч-хәл белән тыйдык. Әлбәттә, алар биредә бар нәрсә белән дә тәэмин ителә. Ләкин күбрәк гаилә, туганлык җылысы кирәк һәм без яра­ланган батырларыбызга аз гына булса да шул җылыны бирә алуыбызга бик шат.

Зөлфия СӘМИУЛЛИНА,

өлкә татар автономиясе журналисты.

Түбән Новгород.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*