Үткән җомга, 22 ноябрь көнне Түбән Новгородның Тимерюлчылар мәдәният сараенда зур иҗади бәйрәм иде – өлкә татарлары региональ милли-мәдәни автономиясенең 15 еллык юбилее кысаларында октябрь аенда Бозлауда узган “Милли көй” өлкә фестиваль-конкурсының гала-концерты булды. Анда бу чараның җиңүчеләре катнашты, алардан соң Казан артистлары чыгыш ясады.
Кичә 17.00 сәгатькә генә билгеләнгән булса да, халык, бигрәк тә районнардан килүчеләр күпкә алдан фойены тутырып җыела башлады. Биредә татар милли ашларыннан торган күргәзмәләр оештырылган иде, теләгән кеше сатып та алды аларны. Автономиянең милли күргәзмәсе дә, һәрвакыттагыча, матур итеп төзелгән иде. Әле үткән гасырның икенче яртысында Горький татарлары ял көннәрендә 1 Май паркына җыелып аралаша, таныша булганнар, бу урын халык телендә “пятачок” дип йөртелгән. Менә биредә дә Бозлауның “Алтын хәзинә” һәм Кочко-Пожарның фольклор төркемнәре халыкны җырлатты-биетте, ә “пятачок”ның төп оештыручысы – Спас районы мәдәният бүлеге хезмәткәре Гүзәлия Зиннәтуллина иде.
Гала-концертны бу юлы да барыбызга да яхшы таныш булган Альберт Юсупов алып барды. Бу юлы аңа Дзержинск татарларының җирле оешмасы активисткасы, андагы “Ак калфак” бүлекчәсенең җитәкчесе Галия Арефьева ярдәм итте. Кичәне Бозлауда узган фестиваль-конкурста беренче дәрәҗә Дипломга лаек булган Кочко-Пожарның “Заман яшьләре” төркеме искиткеч матур, профессиональ дәрәҗәдәге татар биюе белән ачып җибәрделәр. Аннары алып баручылар тамашачыларны сәламләгәннән соң, сәхнәгә хөрмәтле кунакларны – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаевны, Түбән Новгород шәһәре Канавин районы башлыгы урынбасары Анатолий Багровны, “Халык иҗаты үзәге” Дәүләт мәдәният учреждениесе директоры урынбасары Елена Кондюринаны, “Россия халыклары ассамблеясе”нең Түбән Новгородтагы бүлек җитәкчесе Ольга Шумакованы, өлкә татар автономиясе башкарма директоры Рамил Салихҗановны һәм Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллинаны чакырдылар.
Барлык чыгыш ясаучылар автономияне юбилее белән котлап, аның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Ольга Николаевна залда утырган барча әниләрне, әбиләрне Әниләр көне белән дә котлады. Марс Рифкатович Татарстан Республикасы хөкүмәтенең премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиевның котлау хатын укыды. “… Түбән Новгород өлкәсендә яшәгән татарлар үзләренең тырышлыклары, уңган булулары белән дан тота. Сезнең өлкә татар милләтен танытуда гаять күп көч куйган шәхесләр, татар сәнгатенә бик күп танылган җырчылар, сәнгать әһелләре биргән төбәк.
Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте бүген 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Милли оешма мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә күп эшләр башкара. Татар халык иҗатына гашыйк булган милләттәшләребез катнашында узучы әлеге фестиваль сезнең эшчәнлекнең бер күркәм мисалы.
Кадерле милләттәшләр! Сезне барыгызны да күркәм бәйрәм белән ихластан котлыйм, иминлек, бәхет, сәгадәтле тормыш телим”, – дигән сүзләр дә бар Котлау хатында. Аннары Марс әфәнде Рамил Әхмәтовичны БТКның “Татар халкы алдындагы казанышлары” медале белән бүләкләде, ә автономиягә искиткеч матур картина бүләк итте.
Автономиянең юбилее уңаеннан аның җитәкчеләренә, бүтән кайбер активистларга, спонсорларга төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары тапшырылды, бүләкләнүчеләрнең исемлеге белән язма ахырында таныша аласыз.
Тантаналы өлештән соң Бозлауда җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган кайбер һәвәскәрләрнең гала-концерты булды. Бу фестиваль-конкурс быел бөек якташыбыз, җырчы Хайдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланып үткәрелде. Беренче тапкыр ул аның туган ягында – Уразавылда июль аенда уздырылды, “Милли көй” шулай ук җырчыга багышланган иде, гала-концерт та Хайдәр абыйның юбилее уңаеннан оештырылды. Концерт программасын Гүзәлия Зиннәтуллина башлап җибәрде.
Аннары Бозлау, Кочко-Пожар, Татар Моклокасы, Түбән Новгород, Дзержинск үзешчәннәре тамашачыга үзләренең берсеннән-берсе матур номерларын тәкъдим иттеләр – җырладылар, биеделәр, баянда уйнадылар, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр, һәр чыгыш кайнар алкышларга лаек булды. Шулай ук фестивальнең үткән елгы гран-при иясе Рауза апа Невмянова мөнәҗәтләр әйтте, тамашачы яратып өлгергән һәвәскәр җырчы-баянчылар, Кече Рбишча егетләре – Уразавыл фестиваленең җиңүчесе Ваиз Хайретдинов белән “Татар моңы-2017” Халыкара җыр конкурсының махсус призы иясе Илдус Харрясовның чыгышлары югары профессиональ дәрәҗәдә иде.
“Туган як моңнары” ансамбле дә, һәрвакыттагыча, ачык чыгышлары белән шатландырды. Ахырда Дзержинск шәһәренең талантлы кызчыгы Алина Илькаева “Туган тел” җырын башкарганда барлык катнашучылар сәхнәгә күтәрелеп, бергә җырладылар, тамашачылар да торып басып кушылды. Һәр катнашучыга автономия исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Аннары һәвәскәрләрне Казаннан махсус килгән профессиональ артистлар алмаштырды. Бу концертны халыкка БТК һәм өлкә автономиясе бүләк итте. Шунысы кызганыч – халык саны аз иде, бушлай концертка да йөрүче юк. Ә килгәннәре канәгать булып, оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп кайтып китте. Чара, чынлап та, зур оешканлык белән узды, барысы да алдан уйланып эшләнгән иде. Халыкка Хайдәр Бигичевка, автономия эшчәнлегенә багышланган төсле, эчтәлекле буклетлар таратылды, районнардан килгән һәвәскәрләргә, кунакларга кайнар аш оештырылган иде. Әлбәттә, болар берсе дә буш урында булмый, кемдер кайгыртырга, булдырырга, үз контролендә тотарга тиеш. Бу эшләр башында, һәрвакыттагыча, автономиянең башкарма директор урынбасары, өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина торды. Аңа бар эштә дә яшьләр булыша һәм бу юлы да якта калмадылар, ә тантаналы өлештә юбилей уңаеннан Зилә апаларына җылы сүзләр әйтеп, махсус бүләк тә бирделәр.
Тагын бер фестиваль-конкурс тарихка керде, яңа очрашуларга кадәр дип таралыштык, ә өлкә автономиябез озак еллар халык өчен уңышлы эшчәнлек алып барсын дигән теләктә калабыз. Өлкә хөкүмәтенең мәдәният министрлыгы тарафыннан Зилә Ахмадуллина һәм автономия активисткасы Роза Хайрутдинова.
Эчке региональ сәясәт министрлыгы тарафыннан “Туган як” хезмәткәре Румия Хамзина.
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән: Гаяз хәзрәт Закиров; эшмәкәрләр Рамил Абдуллин, Халит Сафин, Гөлсем Алиева һәм Альберт Юсупов,
РНКАТНО тарафыннан автономия активисткасы Халидә Хөсәенова һәм
Галия Арефьева бүләкләнделәр.
Шулай ук “Россия халыклары ассамблеясе”, өлкә “Халык иҗаты үзәге”, Нижгар татарлары конгрессы, Кызыл Октябрь районы администрациясе һәм Земство җыены исеменнән автономиягә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
“Туган як” газетасы