tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” театры Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган чара үткәрде
“Нур” театры Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган чара үткәрде

“Нур” театры Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган чара үткәрде

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны искә алу чарасы узды. Оештыручылар: “Нур” театры һәм “Сәхибҗамал” оешмасы.

Чара кысаларында театр коллективы һәм килгән кунаклар актрисаны шәхсән белгән, танылган педагог, Башкортстанның атказанган укытучысы Нигъмәтулла Ваhапов белән очрашты. Н. Ваһапов Сәхибҗамал Гыйззәтуллина турында хатирәләре белән бүлеште, беренче татар пьесалары, спектакльләре хакында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук ул 20 йөз башына караган басмаларны күрсәтте.

Нигъмәтулла Ваһапов – театр тарихына, әдәбияткә мөкиббән киткән кеше. Шуңа да җыелганнар аны зур кызыксыну белән тыңлап утырды. Очрашуда театрның әдәби-драматургик бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова “Сәхибҗамал” җыентыгыннан истәлекләр укып ишеттерде.

Чараны дәвам итеп, театр кунаклары өчен театр музеена экскурсия оештырылды. Реклама бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина “Нур” театрының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. Экскурсиягә “Өмет” гәҗите тарафыннан махсус чакырылган Чакмагыш районының почта хезмәткәрләре дә килеп кушылды.

Театр фойесында тамашачыларны әдәби-музыкаль программа көтә иде. Чыгышлары белән бәйрәмне “Нур” театры артистлары: Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева, Лина Ганиева, Марат Хәсәнов, Вилдан Мисбахов, Айнур Баянов һәм “Сәхибҗамал” төркеме бизәде. Алып баручылар: Динар Тимершәехов һәм Гөлназ Мөхәммәдиева. Сәламләү сүзе белән “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Флүсә Назарголова чыгыш ясады.

Традиция буенча, кичә гимнга әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аннан соң тамашачылар Зөлфәт Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” спектален карады. Режиссеры – Байрас Ибраһимов, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*