tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт бүлеге язучылары Акъяр халкы белән очрашты
Әлмәт бүлеге язучылары Акъяр халкы белән очрашты

Әлмәт бүлеге язучылары Акъяр халкы белән очрашты

Яңа Чишмә районы Акъяр авылында әниләр көне уңаеннан «Бер күрешү – бер гомер» исемле эчтәлекле һәм кызыклы чара үтте. Авыл халкы Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары белән очрашты.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Минзифа Әхмәтшина һәм «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Зөлфия Сираева үзләре һәм иҗатлары турында сөйләп кенә калмадылар, җырлап-биеп тә күрсәттеләр. Мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Халикова, мәктәп коллективыннан Рузия Фәхретдинова кичәдә катнашучы кунакларга, концерт номерлары белән чыгыш ясаган авылдашларына зур рәхмәтләр белдерде.

Минзифа Әхмәтшина

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*