
Быел “Ел хатын-кызы 2022” исемен Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Рафек кызы Абдуллинага бирергә дип килештек. Ул соңгы елларда милли-мәдәни һәм дини-агарту өлкәсендә актив эш алып бара, яшь буынны әби-бабаларыбыз традициясендә тәрбияләүгә, яшьләрдә Ватаныбызга мәхәббәт уятуга зур игътибар бирә һәм шуның аркасында Гөлнара ханым үзенең исемен лаеклы рәвештә өлкә татар җәмәгатьчелеге исемлегенә, тарихи елъязмасына кертте дияргә була.
Ихластан Гөлнара Рафек кызын шушы халыкчан казанышы белән тәбрик итәбез һәм аның йөзендә барча мөлаем затларны киләсе Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
“Туган як” газетасы редколлегиясе