tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә «Ел хатын-кызы – 2022» исеменә лаек гүзәл затны ачыкладылар
Түбән Новгород өлкәсендә «Ел хатын-кызы – 2022» исеменә лаек гүзәл затны ачыкладылар

Түбән Новгород өлкәсендә «Ел хатын-кызы – 2022» исеменә лаек гүзәл затны ачыкладылар

“Туган як” газетасы редакциясе, бер күркәм традиция һәм милли-патриотик тәрбияне үстерүгә яхшы этәргеч була­рак, Ватанны яклаучылар көненә туры китереп, ел саен ир-атлар арасыннан ватан һәм милләтпәрвәрлектә зур эшләр кылучылардан иң яхшысына “Ел кешесе” исеме бирә. Ә 8 Март бәйрәменә туры китереп, мөлаем хатын- кызларыбыз арасыннан шушы юнәлештәге иң үрнәк бул­ганнарын сайлап ала.

Быел “Ел хатын-кызы 2022” исемен Нижгар татарла­ры конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Рафек кызы Абдуллинага бирергә дип килештек. Ул соңгы елларда милли-мәдәни һәм дини-агарту өлкәсендә актив эш алып бара, яшь буынны әби-бабаларыбыз традициясендә тәрбияләүгә, яшьләрдә Ватаныбызга мәхәббәт уятуга зур игътибар бирә һәм шуның аркасында Гөлнара ханым үзенең исемен лаеклы рәвештә өлкә татар җәмәгатьчелеге исемлегенә, тарихи елъязмасына кертте дияргә була.

Ихластан Гөлнара Рафек кызын шушы халыкчан казаны­шы белән тәбрик итәбез һәм аның йөзендә барча мөлаем затларны киләсе Халыкара хатын-кызлар көне белән кот­лыйбыз!

“Туган як” газетасы редколлегиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*