Ничек кенә булмасын, патриотик тәрбиягә берничә дистә ел диярлек игътибар бераз кими төшкән иде. Һәм менә соңгы елда бермә бер артты дисәк тә дөрес булыр, беренче чиратта, илебездәге вазгыять моңа этәргеч булды һәм бу юнәлештә башкарыла килгән эшләр икеләтә активлашты, шулай ук крайны өйрәнүгә юнәлтелгәннәренә дә кагыла бу.
Шуларны истә тотып, Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл Октябрь округының мәгариф һәм яшьләр эше комитеты “Монда минем Ватаным башлана” (“Здесь Родины моей начало”) дип аталган районара крайны өйрәнү проектын гамәлгә куйды. Ул ике елга исәпләнгән һәм 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәмамланачак.
Ике ел дәвамында район мәктәпләрендә, бүтән районнарда кече Ватанның тарихын өйрәнү һәм саклап үстерү буенча тематик чаралар уздырылачак. Алар юбилейлы даталар уңаеннан оештырыла һәм беренчесе Сталинград сугышындагы җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә 2 февраль көнне булып үтте.
Төп оештыручылар – тарих укытучыларының район метод-берләшмәсе, район мәгариф һәм яшьләр эше комитеты һәм мәгариф учреждениеләре. Чарада Уразавыл, Семочки, Салган, Яндавишча һәм Чүмбәли мәктәпләре командалары катнашты, Пильна районы Сафаҗай урта мәктәбеннән дә кунаклар бар иде.
Теркәлү узганнан соң, программа буенча беренче булган пункт – музей бүлмәсенә җыелдылар һәм матур милли костюмнар кигән кызлар андагы экспонатлар, аларның тарихы белән таныштырды, аннары барысы да татар теле бүлмәсенә җыелды һәм чараны тантаналы ачу да шунда булды. Мәктәпнең тарих укытучысы, район методберләшмә җитәкчесе, өлкә татар автономиясе каршында оештырылган тарихчылар клубы рәисе Әлфия Мөхәммәтҗанова барысын да җылы сәламләде. Шулай ук мәктәп директоры Гөлнара Фахретдинова белән район мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов та сәламләп, бу чараның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Әлфия Хайдаровна җитәкчелегендә укучылар төшергән “Нижгар татар-ларының энҗе бөртеге” (“Татарская жемчужина Нижегородчины”) дип аталган бик кызыклы, эчтәлекле фильм зур кызыксыну уятты, Рбишчаның 450 елдан артык булган тарихы, бүгенгесе белән үзенчәлекле таныштыру булды. Шулай ук авылның билгеле урыннары белән дә виртуаль рәвештә – фото, видеолар ярдәмендә таныштырдылар.
Чара “Үсеш ноктасы” кабинетында дәвам итте. Ул тулаем Сталинград сугышындагы Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Иң беренче шул темага видеофильм күрсәтелде. 8 “а” классы әзерләгән бик эчтәлекле әдәби монтаждан соң “Без хәтерлибез! Без горурланабыз! Кызыл Октябрь районы” дип исемләнгән квиз-уен башланды. Биш команда – “Патриоты” (Салган), “Краснооктябрьцы” (Уразавыл), “Юные историки” (Чүмбәли), “Лидеры” (Семочки) һәм “Звезда” (Яндавишча) исемнәре, девизлары белән таныштырды, аннары Сталинград сугышы, районның моңа кагылышы турындагы сорауларга җавап бирделәр. Нәкъ шушы сугышта катнашкан һәм һәлак булган Советлар Союзы Герое, Өчкүл авылыннан булган Хафиз Фәттахетдиновның биографиясенә кагылган сораулар күп иде. Укучылар тарихны, бигрәк тә кече Ватаннарына кагылышлы вакыйгаларны яхшы белүләрен исбатладылар. Җавапларны Рауф Ваһаповтан, район мәгариф комитеты хезмәткәре Гөлнур Хәсәновадан һәм Сафаҗай мәктәбенең тарих укытучысы Елена Атауллинадан торган жюри бәяләде.
Нәтиҗәдә, дүрт турда 25 балл җыйган Салган мәктәбенең “Патриоты” командасы җиңүче булды. Икенче урынны “Краснооктябрьцы” командасы яулады, өченчене “Звезда” алды. Барлык командалар да грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнде, җитәкчеләренә дә рәхмәт белдерелде. Әйтергә кирәк, баллар аермасы зур түгел иде, бу инде укучыларның югары әзерлеген күрсәтә. Моны үзенең чыгышында Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин да билгеләп үтте һәм патриотик тәрбиянең һәрвакыт актуаль булганлыгына басым ясады.
Аннары тулаем заманча җиһазланган технология кабинетында укытучы Айсылу Абдряхимова кыстыбый пешерү буенча мастер-класс бирде, теләге булган һәр укучы катнашып, милли ризыкны үзе әзерләде. Чара мәктәп ашханәсендә оештырылган төшке аш белән тәмамланды, ә чәйләр эчкәндә хуҗалар матур татар биюләре белән шатландырып торды.
Проектның максаты – яшь буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү, крайны өйрәнү өлкәсендә эзләнү осталыгын арттыру, талантлы балаларны барлау һ.б иде. Оештыручылар барлык максатларга да иреште, чираттагы чараны Уразавыл мәктәбендә уздыру планлаштырылган. Бу юлы кунак статусында булган Сафаҗай мәктәбе дә анда катнашыр бәлки, тулаем катнашучылар саны артыр дип ышанасы килә. Ә беренчесе зур оешканлык белән үтте һәм моның өчен кунаклар, катнашучылар Зур Рбишча мәктәбе администрациясенә, шәхсән Әлфия Хайдаровнага зур рәхмәт белдереп таралышты.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
“Туган як” газетасы
Илнар Садеков фотолары.