tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә “Монда минем Ватаным башлана” проекты эшли башлады
Түбән Новгород өлкәсендә “Монда минем Ватаным башлана” проекты эшли башлады

Түбән Новгород өлкәсендә “Монда минем Ватаным башлана” проекты эшли башлады

Ничек кенә булмасын, патриотик тәрбиягә берничә дистә ел диярлек игъ­тибар бераз кими төшкән иде. Һәм менә соңгы елда бермә бер артты дисәк тә дөрес булыр, беренче чиратта, илебездәге вазгыять моңа этәргеч булды һәм бу юнәлештә башкарыла килгән эшләр икеләтә активлашты, шулай ук крайны өйрәнүгә юнәлтелгәннәренә дә кагыла бу.

Шуларны истә тотып, Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл Октябрь округының мәгариф һәм яшьләр эше комитеты “Монда минем Ватаным башлана” (“Здесь Родины моей на­чало”) дип аталган районара крайны өйрәнү проектын гамәлгә куйды. Ул ике елга исәпләнгән һәм 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәмамланачак.

Ике ел дәвамында район мәктәпләрендә, бүтән районнарда кече Ватанның тарихын өйрәнү һәм саклап үстерү буенча тематик чаралар уздырылачак. Алар юбилейлы даталар уңаеннан оештырыла һәм беренчесе Сталин­град сугышындагы җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә 2 февраль көнне булып үтте.

Төп оештыручылар – тарих укытучыларының район метод-берләшмәсе, район мәгариф һәм яшьләр эше ко­митеты һәм мәгариф учреждениеләре. Чарада Уразавыл, Семочки, Салган, Яндавишча һәм Чүмбәли мәктәпләре командалары катнашты, Пильна райо­ны Сафаҗай урта мәктәбеннән дә ку­наклар бар иде.

Теркәлү узганнан соң, программа буенча беренче булган пункт – музей бүлмәсенә җыелдылар һәм матур милли костюмнар кигән кызлар ан­дагы экспонатлар, аларның тарихы белән таныштырды, аннары барысы да татар теле бүлмәсенә җыелды һәм чараны тантаналы ачу да шунда бул­ды. Мәктәпнең тарих укытучысы, рай­он методберләшмә җитәкчесе, өлкә татар автономиясе каршында оеш­тырылган тарихчылар клубы рәисе Әлфия Мөхәммәтҗанова барысын да җылы сәламләде. Шулай ук мәктәп ди­ректоры Гөлнара Фахретдинова белән район мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов та сәламләп, бу чараның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Әлфия Хайдаровна җитәкчелегендә укучылар төшергән “Нижгар татар-ларының энҗе бөртеге” (“Татарская жемчужина Нижегородчины”) дип атал­ган бик кызыклы, эчтәлекле фильм зур кызыксыну уятты, Рбишчаның 450 елдан артык булган тарихы, бүгенгесе белән үзенчәлекле таныштыру булды. Шулай ук авылның билгеле урыннары белән дә виртуаль рәвештә – фото, ви­деолар ярдәмендә таныштырдылар.

Чара “Үсеш ноктасы” кабинетында дәвам итте. Ул тулаем Сталинград су­гышындагы Җиңүнең 80 еллыгына ба­гышланган иде. Иң беренче шул темага видеофильм күрсәтелде. 8 “а” классы әзерләгән бик эчтәлекле әдәби мон­таждан соң “Без хәтерлибез! Без горур­ланабыз! Кызыл Октябрь районы” дип исемләнгән квиз-уен башланды. Биш команда – “Патриоты” (Салган), “Крас­нооктябрьцы” (Уразавыл), “Юные исто­рики” (Чүмбәли), “Лидеры” (Семочки) һәм “Звезда” (Яндавишча) исемнәре, девизлары белән таныштырды, ан­нары Сталинград сугышы, районның моңа кагылышы турындагы сораулар­га җавап бирделәр. Нәкъ шушы сугыш­та катнашкан һәм һәлак булган Совет­лар Союзы Герое, Өчкүл авылыннан булган Хафиз Фәттахетдиновның биографиясенә кагылган сораулар күп иде. Укучылар тарихны, бигрәк тә кече Ватаннарына кагылышлы вакый­галарны яхшы белүләрен исбатлады­лар. Җавапларны Рауф Ваһаповтан, район мәгариф комитеты хезмәткәре Гөлнур Хәсәновадан һәм Сафаҗай мәктәбенең тарих укытучысы Елена Атауллинадан торган жюри бәяләде.

Нәтиҗәдә, дүрт турда 25 балл җыйган Салган мәктәбенең “Патриоты” коман­дасы җиңүче булды. Икенче урынны “Краснооктябрьцы” командасы яулады, өченчене “Звезда” алды. Барлык ко­мандалар да грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнде, җитәкчеләренә дә рәхмәт белдерелде. Әйтергә кирәк, баллар аермасы зур түгел иде, бу инде укучыларның югары әзерлеген күрсәтә. Моны үзенең чыгышында Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин да билгеләп үтте һәм патриотик тәрбиянең һәрвакыт актуаль булган­лыгына басым ясады.

Аннары тулаем заманча җиһазланган технология кабинетында укытучы Ай­сылу Абдряхимова кыстыбый пешерү буенча мастер-класс бирде, теләге булган һәр укучы катнашып, милли ри­зыкны үзе әзерләде. Чара мәктәп ашханәсендә оешты­рылган төшке аш белән тәмамланды, ә чәйләр эчкәндә хуҗалар матур татар биюләре белән шатландырып торды.

Проектның максаты – яшь буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү, крайны өйрәнү өлкәсендә эзләнү оста­лыгын арттыру, талантлы балаларны барлау һ.б иде. Оештыручылар барлык максатларга да иреште, чираттагы чара­ны Уразавыл мәктәбендә уздыру план­лаштырылган. Бу юлы кунак статусында булган Сафаҗай мәктәбе дә анда катна­шыр бәлки, тулаем катнашучылар саны артыр дип ышанасы килә. Ә беренчесе зур оешканлык белән үтте һәм моның өчен кунаклар, катнашучылар Зур Рбиш­ча мәктәбе администрациясенә, шәхсән Әлфия Хайдаровнага зур рәхмәт белде­реп таралышты.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Илнар Садеков фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*