Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте үзенең чираттагы күчмә пленумын Пашат мәчетендә үткәрде. Көн тәртибенә өч төп сорау чыгарылган иде – Диния нәзарәте рәисенең 2023 елда башкарылган эшләргә отчеты, якынлашып килүче Рамазан аенда йолаларны үтәү һәм агымдагы елга планнар белән таныштыру. Пленумга җыелган 50дән артык имам һәм җирле дини оешмалар җитәкчеләрен һәм чакырылган хөрмәтле кунакларны авыл хакимияте җитәкчесе Наил Атауллин сәламләде һәм нәтиҗәле фикер алышу теләде, ә мәчет имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов Коръән укып утырышны башлап җибәрде.
Гаяз хәзрәт Закиров үз чыгышында 2023 ел дәвамында танылган мәгърифәтче, галим, фән эшлеклесе Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгына багышланган семинарлар, очрашулар, тикшерү-өйрәнү эшләре, конкурслар күпләп оештырылганы турында сөйләде. Төбәк мөселманнарының тормышына кагылган иң мөһим һәм әһәмиятле чара, әлбәттә, Түбән Новгородта узды. Күп инстанцияләр буенча уңышсыз йөргәннән соң, шәех Равил Гайнетдиннең шәхсән катнашуында, өлкә губернаторы Глеб Никитинның ярдәме белән тарихи дөреслекне торгызып, элекке Ярминкә мәчетенә нигез салынды. Шул истәлекле датага туры китереп үткәрелгән өлкә съездында Диния нәзарәтенең рәисе сайланды. Гаяз хәзрәткә ышанычларын белдереп, муллалар бу вазифаларны кабат аңа йөкләде. Бу көнне дә имамнар җәмгыяте аның эшчәнлеген югары бәяләде һәм бертавыштан исәп-хисабын кабул итте.
Пленум утырышында күренекле җәмәгать эшлеклесе дә кунак булды – Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр ага Хәсәнов өлкә Диния нәзарәте эшеннән канәгатьлеген белдерде һәм юл уңаеннан Марат хәзрәт Салахетдиновка Рәхмәт хаты белән бүләк тапшырды.
Өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Баюсов якынлашып килүче Рамазан аена тукталды. Изге аебыз 10 мартта кояш баеганнан соң башланачак, 5-6 апрельгә Кадер киче туры килә, ә Ураза гаете 10 апрельдә билгеләнеп үтеләчәк. Рамазанга кагыла торган тагын бер мөһим мәсьәлә – тәравих намазында укыла торган рәкагатьлар саны. Үткән елдагыча аны 20дә калдырдылар.
Өлкә руханилары лидеры урынбасары Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов Диния нәзарәтенең 2024 елга эш планы белән ипләп кенә таныштырып чыкты.
Быел Дзержинск Җәмигъ мәчете төзелүгә – 10, ә “Маһинур” мәдрәсәсенә 30 ел тула һәм кайбер чаралар шул даталарга багышланачак. Шулай ук ДУМ РФ тарафыннан игълан ителгән “Мөселман гаиләсе” елы да игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Рухи-агарту, истәлек һәм башка чаралар да үткәрү планлаштырылган. Мәсәлән, апрельдә Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендә Коръән укучылар конкурсы һәм төбәгебезнең күренекле шагыйрьләре Әхмәт Баюсов (Мөтеравыл) һәм Вафа Камалетдиновның (Сафаҗай) иҗатларына багышланган “Рухи мирас” фәнни-практик семинар узачак. Икенчесенең үткәрү урыны һәм төгәл көне соңыннан билгеле булыр.
13 июльдә Семочки белән Пашат арасындагы мемориаль комплекста Хәтер көне оештырып, бу авылларның гаепсез үтерелгән имамнарын искә алырлар.
Гадәттәгечә, җәй айларында мәчетләр каршында бала-яшүсмерләр өчен мәдрәсәләр эшләр.
Сентябрь-октябрьдә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең съезды узачак һәм аның кысаларында бу органның рәисе сайланырга тиеш.
Фәнис хәзрәт авыл мәхәлләләреннән ел әйләнәсендә үткәреләчәк чаралар планын да көтеп калуын белдерде. Иң мөһиме – бу турыда алдан белдерергә кирәк, шул очракта гына аңа өлкәнең кайсы булса рухи лидерының барып чыгуы ихтимал, диде.
Шулай ук, һәръелдагыча, имамнарның белем дәрәҗәсен арттыру максаты белән өч атналык курслар оештырыла, аларны йомгаклап хәзрәтләр имтихан тотачак.
СВОда катнашучылар файдасына ярдәм күрсәтү темасы да күтәрелде. Бу мәсьәләдә руханилар ярдәмне үзәкләштерелгән чыганаклар аша юлларга киңәш итте. Мәсәлән, шул максатлар белән “Единство и сплочение” фонды гамәлгә куелган. Аның эшчәнлеге турында Диния нәзарәтенең эшләр идарәсе җитәкчесе Рамил Надюков сөйләде.
Көн тәртибендә булган сорауларны карагач һәм раслагач, бүләкләү тантанасы булып үтте. Мөнир хәзрәт кайбер имамнарга Мөфти Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хатларын тапшырды, ә Гаяз хәзрәт урыннардагы мәхәллә җитәкчеләренә өлкә Диния нәзарәте 5 елга раслаган таныклыклар өләште.
Өйлә намазын укыгач пленум делегатлары мәчетнең беренче катында корылган мәҗлестә кунак булды. Табынны авылның бер төркем уңган-булган ханымнары әзерләгән, ә Пашатта яшәүче Ринат һәм Гөлнара Абдуллиннар тарафыннан нәзер корбаны чалынган.
Табын артында утырганда Гаяз хәзрәт “Туган як” газетасының өлкә мөселманнарының рухи-әхлакый тәрбиясенә керткән өлешен югары бәяләде һәм бөтен имамнарга кимендә бер генә данә булса да подписка рәсмиләштерергә киңәш итте.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы