tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә мөселманнар пленумы узды
Түбән Новгород өлкәсендә мөселманнар пленумы узды

Түбән Новгород өлкәсендә мөселманнар пленумы узды

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте үзенең чираттагы күчмә пленумын Пашат мәчетендә үткәрде. Көн тәртибенә өч төп сорау чыгарылган иде – Диния нәзарәте рәисенең 2023 елда баш­карылган эшләргә отчеты, якынлашып килүче Рамазан аенда йолаларны үтәү һәм агымдагы елга планнар белән таныштыру. Пленумга җыелган 50дән артык имам һәм җирле дини оешма­лар җитәкчеләрен һәм чакырылган хөрмәтле кунакларны авыл хакимияте җитәкчесе Наил Ата­уллин сәламләде һәм нәтиҗәле фикер алышу теләде, ә мәчет имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов Коръән укып утырышны башлап җибәрде.

Гаяз хәзрәт Закиров үз чы­гышында 2023 ел дәвамында танылган мәгърифәтче, га­лим, фән эшлеклесе Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгына багышланган семинарлар, очра­шулар, тикшерү-өйрәнү эшләре, конкурслар күпләп оештырыл­ганы турында сөйләде. Төбәк мөселманнарының тормышына кагылган иң мөһим һәм әһәмиятле чара, әлбәттә, Түбән Новгород­та узды. Күп инстанцияләр буен­ча уңышсыз йөргәннән соң, шәех Равил Гайнетдиннең шәхсән катнашуында, өлкә губернаторы Глеб Никитинның ярдәме белән тарихи дөреслекне торгызып, элекке Ярминкә мәчетенә нигез салынды. Шул истәлекле дата­га туры китереп үткәрелгән өлкә съездында Диния нәзарәтенең рәисе сайланды. Гаяз хәзрәткә ышанычларын белдереп, мулла­лар бу вазифаларны кабат аңа йөкләде. Бу көнне дә имамнар җәмгыяте аның эшчәнлеген юга­ры бәяләде һәм бертавыштан исәп-хисабын кабул итте.

Пленум утырышында күренекле җәмәгать эшлеклесе дә кунак булды – Нижгар татарлары кон­грессы рәисе Гаяр ага Хәсәнов өлкә Диния нәзарәте эшеннән канәгатьлеген белдерде һәм юл уңаеннан Марат хәзрәт Сала­хетдиновка Рәхмәт хаты белән бүләк тапшырды.

Өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Баюсов якынла­шып килүче Рамазан аена тук­талды. Изге аебыз 10 мартта кояш баеганнан соң башланачак, 5-6 апрельгә Кадер киче туры килә, ә Ураза гаете 10 апрельдә билгеләнеп үтеләчәк. Рамазанга кагыла торган тагын бер мөһим мәсьәлә – тәравих намазында укыла торган рәкагатьлар саны. Үткән елдагыча аны 20дә кал­дырдылар.

Өлкә руханилары лидеры урын­басары Фәнис хәзрәт Сәлахет­динов Диния нәзарәтенең 2024 елга эш планы белән ипләп кенә таныштырып чыкты.

Быел Дзержинск Җәмигъ мәчете төзелүгә – 10, ә “Маһинур” мәдрәсәсенә 30 ел тула һәм кайбер чаралар шул даталарга багышланачак. Шулай ук ДУМ РФ тарафыннан игълан ителгән “Мөселман гаиләсе” елы да игъ­тибар үзәгендә булырга тиеш.

Рухи-агарту, истәлек һәм баш­ка чаралар да үткәрү планлаш­тырылган. Мәсәлән, апрельдә Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендә Коръән укучылар конкурсы һәм төбәгебезнең күренекле шагыйрьләре Әхмәт Баюсов (Мөтеравыл) һәм Вафа Камалетдиновның (Сафаҗай) иҗатларына багышланган “Рухи мирас” фәнни-практик семи­нар узачак. Икенчесенең үткәрү урыны һәм төгәл көне соңыннан билгеле булыр.

13 июльдә Семочки белән Па­шат арасындагы мемориаль ком­плекста Хәтер көне оештырып, бу авылларның гаепсез үтерелгән имамнарын искә алырлар.

Гадәттәгечә, җәй айларын­да мәчетләр каршында бала-яшүсмерләр өчен мәдрәсәләр эшләр.

Сентябрь-октябрьдә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең съезды узачак һәм аның кысаларында бу органның рәисе сайланырга тиеш.

Фәнис хәзрәт авыл мәхәлләләреннән ел әйләнәсендә үткәреләчәк чаралар планын да көтеп калуын белдерде. Иң мөһиме – бу турыда алдан белдерергә кирәк, шул очракта гына аңа өлкәнең кайсы булса рухи лидерының барып чыгуы ихтимал, диде.

Шулай ук, һәръелдагыча, имамнарның белем дәрәҗәсен арт­тыру максаты белән өч атналык курслар оештырыла, аларны йом­гаклап хәзрәтләр имтихан тотачак.

СВОда катнашучылар файда­сына ярдәм күрсәтү темасы да күтәрелде. Бу мәсьәләдә руха­нилар ярдәмне үзәкләштерелгән чыганаклар аша юлларга киңәш итте. Мәсәлән, шул максатлар белән “Единство и сплочение” фонды гамәлгә куелган. Аның эшчәнлеге турында Диния нәзарәтенең эшләр идарәсе җитәкчесе Рамил Надюков сөйләде.

Көн тәртибендә булган со­рауларны карагач һәм раслагач, бүләкләү тантанасы булып үтте. Мөнир хәзрәт кайбер имамнар­га Мөфти Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хатларын тапшырды, ә Гаяз хәзрәт урыннардагы мәхәллә җитәкчеләренә өлкә Диния нәзарәте 5 елга раслаган таныклыклар өләште.

Өйлә намазын укыгач пленум делегатлары мәчетнең беренче катында корылган мәҗлестә ку­нак булды. Табынны авылның бер төркем уңган-булган ха­нымнары әзерләгән, ә Пашатта яшәүче Ринат һәм Гөлнара Аб­дуллиннар тарафыннан нәзер корбаны чалынган.

Табын артында утырганда Гаяз хәзрәт “Туган як” газетасының өлкә мөселманнарының рухи-әхлакый тәрбиясенә керткән өлешен югары бәяләде һәм бөтен имамнарга кимендә бер генә данә булса да подписка рәсмиләштерергә киңәш итте.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*