19 апрель көнне Кочко-Пожар мәдәният йортында өлкә татар хатын-кызларының VII – сходы һәм шулай ук VII – өлкә “Нижгарбикә” конкурсы узар. Икенчесе бу юлы да Кочко-Пожар клубының художество җитәкчесе булып эшләгән, вакытсыз вафат булган Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышлана. Конкурста катнашырга җиде ханым теләк белдерде һәм алар белән таныштырып үтәбез.