tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә 10 тонна ярмалар һәм су җибәрәчәк
Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә 10 тонна ярмалар һәм су җибәрәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә 10 тонна ярмалар һәм су җибәрәчәк

Оренбург өлкәсенең күп кенә җирлекләре, аеруча Орск шәһәрен су басу нәтиҗәсендә меңләгән йортлар, су астында калып, дистәләрчә мең кеше яшәү урыннарыннан, ризыкларыннан вакытлыча мәхрүм калдылар. Су басудан зыян күргән торак пунктлар арасында татар авыллары да бар.

Шушы зур афәттән зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы махсус Штаб төзеде.

17 апрель көнне Оренбург өлкәсенә бер фура белән 10 тонна ярмалар һәм эчә торган су җибәреләчәк .Ярдәм Оренбург өлкәсенең татар-милли-мәдәни мохтариятына һәм тарату үзәгенә тапшырылачак. Алар үз чиратында урыннарда тарату эшләрен башкарачак.

Бөтендөнья татар конгрессның татар эшкуарларының ярдәме алга таба да дәвам итәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*