Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Автономия рәисенең урынбасары Зилә ханым Ахмадуллина җитәкчелегендәге бу иҗтимагый оешма зур эшчәнлек алып бара дисәк тә, ялгышмабыз – татарлар компакт яшәгән районнарда, күбесе авылларда да аның бүлекчәләре барлыкка килде һәм клублар, китапханәләр каршында төрле юнәлешләрдә эш алып барыла. Өлкә оешмасының үткән ел ахырында Кызыл Октябрь районында планлаштырылган күчмә утырышы төрле сәбәпләр аркасында уздырылмый калды һәм күптән түгел Кочко-Пожар балалар бакчасы мөдире Алсу Әхмәтбаева җирле клубта фольклор фестиваль-конкурсы уздыру тәкъдиме белән чыккач, беренче өлеш итеп “Ак калфак” утырышын да уздырырга килештек.

Илледән артык актив ханымнар катнашындагы “Түгәрәк өстәл” артындагы сөйләшүне Зилә ханым Ахмадуллина башлап җибәрде һәм алып барды. “Беренче чиратта, барчагызга да бирегә килергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт, шулай ук Кочко-Пожар клубы коллективына зур рәхмәт, без бирегә үз өебезгә килгән кебек киләбез инде. Бүген официаль булмаган, җылы сөйләшү булыр һәм һәрберегез үз тәкъдимнәрен, фикерләрен белдерә ала”, – диде Зилә ханым һәм сүзне Сафаҗай балалар бакчасы хезмәткәре Сания Адиатуллинага бирде. Үткән елның җәендә бу бакча хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Балтач һәм Тукай районнарында Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышларында катнашып кайттылар, бу хакта без “Туган як”та язып чыккан идек һәм Сания ханым Балтач җирлегенә кылган сәфәрләре турында сөйләде.
Утырышта Мәскәү кунагы – башкаладагы “Татар штабы” координаторы Гөлнара Яруллина да катнашты. Ул кыскача Штабның, шәһәрдәге “Ак калфак” оешмасының эшчәнлегенә тукталып үтте һәм яшьләрне җәмгыять эшенә җәлеп итүгә, алар белән эшчәнлек алып баруга басым ясады. “Мәскәүдә Нижгар ягыннан бик күп кеше яши, шул исәптән яшьләр дә һәм алар безнең Штабның эшчәнлегендә дә актив катнашалар. Кагыйдә буларак, чыгышлары белән сезнең яклардан булган яшьләр тәртипле, ихтирамлы һәм шундый балалар тәрбияләгән өчен зур рәхмәт әйтәсе килә”, – диде Гөлнара Ринат кызы. Ул буш кул килмәгән һәм телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап үстерү өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен Зилә Ардинатовнаны, Алсу Әхмәтбаеваны, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинованы “Мәскәү татарлары штабы” исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, үзләренә кунакка чакырды.
Җавап итеп, Зилә ханым да Гөлнараны һәм “Татар штабы”ның җитәкчесе Рөстәм Ямалеевны автономия исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Нижгар татарлары конгрессы рәисенең урынбасары, “Ак калфак”ның Кызыл Октябрь районы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Абдуллина үзенең чыгышында телебезне саклап калу мәсьәләсенең мөһимлегенә басым ясады һәм бу, беренче чиратта, гаиләдән башланырга тиеш, диде. “Мама”, “папа” дип теле ачылган баланың татарча сөйләшүе икеле”, – дип белдерде ул үз фикерен. Шулай ук Гөлнара ханым Конгресс эшчәнлегенә дә тукталып үтте һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган өчен район администрациясе исеменә рәхмәт белдерде, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре белән хезмәттәшлек итүләрен ассызыклады. “Хәзер инде Мәскәү белән дә Гөлнара туташ аша элемтәне тотарбыз һәм бергәләп эшләрбез дип ышанам”, – диде Гөлнара Рафековна.
Өлкә татар автономиясендә яшьләр бүлеген алып баручы Динара Халилова да бу оешмадагы яшьләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, үзен борчыган фикерләре белән дә уртаклашты. “Сезнең өлкә үзәгендә яшәүче бала-оныкларыгыз бар икән, әйтегез, килсеннәр, барлык чараларда катнашсыннар, үз идеяләре белән уртаклашсыннар”, – диде Динара.
Сафаҗай балалар бакчасы хезмәткәре Эльвина Иматова үз авылындагы яшьләрнең хәйрия өлкәсендә, авыл өчен башкарган эшләре турында сөйләде.
Күргәнегезчә, бу юлы сүз күбрәк яшьләрне төрле иҗтимагый оешмаларга җәлеп итү, аларны кызыксындыру турында барды һәм бу дөрес фикер, чөнки бар җирдә дә алмаш кирәк.

Аннары клубның аккомпаниаторы Азат Жиһаншин учакта пешергән пылаудан авыз итеп, балалар бакчасы хезмәткәрләре пешергән тәмле бәлешләр белән шулай ук Азат кайнаткан самавырдан чәйләр эчкәннән соң, барысы да тамашачылар залына “Шәпә туе”н карарга узды. Тулаем алганда, “Түгәрәк өстәл” артында бик җылы һәм шул ук вакытта эшлекле аралашу булды, барлык катнашучыларга рәхмәт. Шуны да әйтәсем килә – шушындый чараларда катнашырга тырышыгыз, без бит кемне дә шәхсән чакырмыйбыз, “Туган як”тамы, яисә социаль челтәрләрдәме ниндидер чара уздырылуы турында укыдыгыз икән, килегез, сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз, ул белдерүләр астында һәрчак телефон номеры языла. Бердәм булганда гына без көчле, шуңа да бергә булыйк, бердәм булыйк.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
“Туган як” газетасы