tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды
Түбән Новгород өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды

Түбән Новгород өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды

Нижгар татарлары өчен агымдагы 2024 ел аеруча юбилейлы даталарга бай. Мәсәлән, татар районының оешуына быел 95 (аның үзәге Кочко-Пожарда була), “Туган як” өлкә татар мәдәнияте үзәгенә 35 (беренче рәисе Алимҗан абый Орлов), өлкә “Маһинур” мәдрәсәсенә 30 (төзетүчесе Рәшит Баязитов), Пашат белән Семочки арасындагы шәһитләр каберлегендәге мемориаль комплекс ачылуга 25 (төзетүчесе Фаиз Гыйльманов)  һәм өлкә татар автономиясенә 20 ел (беренче рәисе Гаяз хәзрәт Закиров) тула. Ә Татарстанның халык артисты, безнең күренекле якташыбыз Хәйдәр Бигичевка 75 яшь тулу уңаеннан, региональ татар автономиясенең агымдагы елны Түбән Новгород өлкәсе буенча Хәйдәр Бигичев елы дип игълан итү инициативасын күз очында тоткан очракта һәм билгеле булган сабантуйларны исәпкә алганда, быел безне шактый милли-мәдәни һәм рухи чаралар көтә.

Менә аларның барысын да киләчәк буынга файдалы итеп тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру өлкәсендәге зур җаваплылык, беренче чиратта, безнең иҗтитмагый оешмаларга ятканга күрә һәм президент сайлаулары якынлашу уңаеннан, “Туган як” газетасы редакциясе Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаипов булышлыгында өлкә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен 15 февраль көнне түгәрәк өстәл артына җыйды һәм әлеге очрашуны хәтта тарихи вакыйга дип бәяләүчеләр дә булды.

Ун дистәдән артык булган өлкә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен бер өстәл артына җыю идеясе җәмәгать эшлеклеләре арасында күптән йөрсә дә, ул агымдагы елда гына “Туган як” газетасы тырышлыгы һәм абруе аркасында 15 февральдә тормышка ашырылды. Сергачның “Венеция” кафесында берничә сәгатьләп дусларча аралашу һәм фикер алышу барышында татар халкыбызның бүгенге яшәешенә һәм киләчәгенә караган бик күп идеяләр калкып чыкты, булган проблемалар, борчыган мәсьәләләр буенча үзара аңлашучанлык табылды, яңа уртак планнар кабул ителде. Мәсәлән, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләреннән Координацион совет төзү мәсьәләсе түгәрәк өстәл артында тулы хуплау тапмаса да, социаль челтәрдә “Без бергә” исемле үз төркемнәрен булдыруны уңышлы алым дип әйтер идек. Шунда аралашып, киңәшләшеп һәм килешеп, өлкә милли-мәдәни хәрәкәтебезнең бердәм еллык планы кабул ителсә, барысы да отар иде: халык та, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә һәм шул исәптә масса-күләм информация чаралары да, чөнки кайвакытта кемнең, кайда, нәрсә эшләгәнен белми дә калабыз, шуннан рәнҗеш-үпкә туа башлый.

Мирзәхләм Абдулганиев кыскача гына өлкә татар автономиясенең киләчәк планнары белән таныштырып үтте. Шулардан күпчелек халыкка кызык булганы – быел 27 июльгә билгеләнгән Түбән Новгород Сабан туе, элеккечә үк, шәһәрнең 1 Май паркында узачак. “Ә Пильна округы сабан туен һәр ел бер төштә, ягъни Мочалиның иркен тугаенда оештыруны гамәлгә кую буенча эшлекле сөйләшүләр җирле округ җитәкчелеге белән алып барыла”, – дип тә белдерде Мирзәхләм Абдулгаяр улы.

Күренекле якташыбыз, татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры конкурсының концерт-фестивальләре турында әлеге проектның директоры Рифат Фәттахов сөйләде, Ваһапов фестивале 13 чит илдә һәм 49 Россия регионнарында да зур концертлар биргән. Ә Ваһапов фестиваленең 20 еллык юбилеена багышланган зур концерт быел 11 апрельдә Түбән Новгородның Яшь тамашачы театрында (ТЮЗ) узачак. “Милләттәшләребезгә Ураза бәйрәменә бу инде үзенә күрә бер үзенчәлекле бүләк булыр”, – дип белдерде Рифат Әхмәт улы.

Күбесенчә, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Татарстанда уздырып килгән Бөтенроссия форумнарына Нижгар төбәгеннән делегация туплау мәсьәләсенә Ирфан Шаипов җитди карарга кирәклеген ассызыклап үтте. “Эшмәкәрлекне –  мәдәният, рухи тормышны дөньяви педагоглар эшчәнлеге белән бутамаска кирәк, чөнки Казан ел әйләнәсендә һәрбер юнәлеш буенча зур чаралар уздыра һәм аларның исеменә яки тематикасына карап, делегатлар белән билгеләнү безнең яктан дөрес булыр”, – диде Ирфан Таһир улы.

Борынгыдан килгән сабантуйларыбызны халыкчан итеп, аның миллилеген тагын үстерү, күбрәк бу бәйрәмгә яшь буынны җәлеп итү буенча сөйләшүләр барышында Фәрит Аймалетдинов Уразавылда уздырылып килгән Кече сабан туен милли уеннар белән баетырга киңәш итте, ә Рамил Надюков сабантуйларга хас булган уеннар һәм конкурслар белән Дзержинскта шундый ук  Кече сабантуйлар 1 сентябрьдә үткәрелеп килүе турында әйтте.

Гаилә елы уңаеннан, Зөһрә ханым Абдулина сабантуйларда үрнәк гаиләләрне беренче планга чыгарырга киңәш итте, ә БТК игълан иткән Шәхес елын исәпкә алганда, татар халкы файдасына эчкерсез хезмәт итүчеләрне дә бүләкләү урынлы булыр, диде.

Зилә ханым Ахмадуллина, Мөнир Баюсов татар телен уку-укыту буенча нинди эшләр алып барулары, Тимур Шәрәфетдинов милли хәрәкәткә татар яшьләрен җәлеп итү турында сөйләделәр.

“Җәмәгать, бетә барабыз, сайланырга урын юк, шуңа ни барына шөкерана кылып, дус кына бергәләп милләтебез файдасына эшлик”, – дигән чакыру белән чыкты Надирә ханым Абдулганиева.

Түгәрәк өстәлне алып баручы журналист Олег Әндәрҗанов киләчәк президент сайлауларында татарларның активлыгын күтәрү буенча катнашучылардан булышлык сорады һәм алар бертавыштан әлеге үтенечне үзләренә иҗтимагый йөкләмә дип кабул итте. “Чынлап та, 15-17 март көннәрендә барыбыз да бердәм булып бу сайлаулар кампаниясендә зур активлык күрсәтсәк, шул кадәр татарлыгыбыз дәрәҗәсе дә үсәчәк”, – дип йомгаклады түгәрәк өстәлне Олег Хөсәин улы.

Әлбәттә, аннары бай аш табыны артында да сөйләшүләр дәвам итте һәм барысы да бу очрашудан искитмәле күтәренке кәеф, эш дәрте туплап, мондый очрашуларның файдасына инанып, оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдереп таралышты.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*