Түбән Новгород өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленумы Чүмбәлинең беренче номерлы мәчетендә үтте. Көн тәртибенә Диния нәзарәтенең ел дәвамына эш планы белән танышу һәм якынлашып килүче Рамазан аенда йолаларны үтәү тәртибе чыгарылган иде.
Төбәгебезнең рухи лидеры Гаяз хәзрәт Закиров әйтүенчә, мөселман дөньясында киң танылган мәгърифәтче, галим, фән эшлеклесе Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгы аның туган авылы Сафаҗайда быел регионара фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Аңа багышланган семинарлар, очрашулар, тикшерү-өйрәнү эшләре конкурслары һәм башка күптөрле чаралар ел буе дәвам итәчәк. Шул кысаларда күренекле шәхесебезнең каберенә яңа таш кую һәм чардуганын алмаштыру да исәпкә алынган.
1919 елда яңа хакимияткә каршы ризасызлык белдергән һәм гаепсез атып үтерелгән дин әһелләрен искә алып, Семочки белән Пашат авыллары арасындагы мемориаль комплекс территориясендә Хәтер көнен оештыру, җәйге укуларда белем алган балаларның гыйлемнәрен сынаучы, “Шәкертләр бәйрәме”н янәдән Сафаҗайда уздыру өлкә Диния нәзарәтенең еллык эш планына кертелгән.
8 июльдә Түбән Новгородның Автозавод районында беренче Идел буе сабан туе колач җәячәк, Аллаһы боерса. Әлеге истәлекле вакыйгага дәрәҗәле дәүләт һәм дин эшлеклеләренең килүе көтелә. Шуңа бу көнгә, җае чыкса, элекке ярминкә мәчетенең макеты һәм тышкы кыяфәте буенча яңа иман йортына нигез салу тантанасын туры китерергә ният бар икән.
Ә 2023 елны ноябрь аена билгеләнгән Диния нәзарәтенең Съезды узачак. Аның кысаларында нәзарәтнең рәисе сайланыр.
Өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Баюсов рухи хезмәттәшләрен сәламләп, Рамазан шәриф аен билгеләп үтү тәртибенә тукталды.
Үткән еллар белән чагыштырганда, эпидемиологик вәзгыять уңайланды, коронавирус зәхмәте чигенде шикелле. Шуңа быел бу айга хас булган ислам йолаларын тулы күләмдә үтәргә берни дә комачауламаска тиеш. Димәк, мәчетләрне тутырырга мөмкинлек бар. Пандемия чорында күбесе очракта имам белән азанчы һәм санаулы мөселман гына йөри иде бит.
Изге айга кагылган тагын бер мөһим мәсьәлә – намаз вакытында укыла торган рәкагатьлар саны. Имамнар бераз фикерләшкәч, 20гә тукталды. Олы яшьтәгеләргә һәм сәламәтлекләре тулы булмаганнарга бу сан мәҗбүри түгел.
Мөнир хәзрәт имамнарны мөселманнарның рухи белемнәрен арттыру өстендә күбрәк эшләргә чакырды. Кайбер мәчетләрдә яшь хәзрәтләр хезмәт итә. Шуңа алар, заманча мөмкинлекләрне кулланып, матур, эчтәлекле вәгазьләр сөйли ала. Темаларны туплау өчен өлкә Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мөстәкыйль рәвештә исламны өйрәнергә теләүчеләр колагына мөһим мәгълүмат. Соңгы вакытта “Телеграм” каналларда, “Ватсапта” һәм башка заманча аралашу челтәрләрендә дини белемне ялган таратучылар күпләп ачыклана. Шуңа гыйлем чыганагын ышанычлы хәзрәтләрдән эзләргә кирәк.
Өлкә Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов, үткән елдагыча, Рамазан аенда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүне дәвам иттерү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге хәйрия акциясе кысаларында авыл мәчетләре өлкәгә юллаган акча исәбенә Диния нәзарәте кайгырткан күчтәнәчләр, матур капчыкларга төренеп, былтыргыча ярлы кешеләргә таратылыр. Моңа каршы үз аргументларын китергән бер-ике имамнан гайре, калганнары бу тәкъдимгә риза булды.
Кызыл Октябрь муниципаль округы башлыгы Ринат Җәлаловның пленум делегатларына кайнар сәламнәрен аның урынбасары Рафаэль Ильясов җиткерде. Ул, үз чиратында, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм юллаган мәхәлләләргә, имамнарга, фронтның алгы сызыгында булган егетләр исеменнән рәхмәтләрен белдерде, аннары янгын куркынычсызлыгы таләпләрен кичектерми үтәү кирәклеге турында белгертте.
2022 елның башында Шөбиле мәчетендә узган пленумда мөселманнарның дини бер-ләшмәләре уставына төзәтмәләр кертү таләбе куелган иде. Берничә мәхәлләдән гайре, барысы да рәсми документларына тиешле үзгәрешләрне керткән.
“Маһинур” мәдрәсәсе директоры Рафек хәзрәт Тимербаев әлеге уку йортының эшчәнлеге, укырга керү тәртибе һәм таләпләре турында сөйләде.
Пленум утырышында каралган сораулар буенча фикер алышулар беткәч, бүләкләү тантанасы узды. Өлкә Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларына Чүмбәлинең Иҗтимагый советы рәисе Рәис Мөҗипов, җирле имамнар Рифат Мусин белән Наил Абдрәхимов һәм авылның рухи тормышында актив катнашучы, мәчетне төзекләндерүдә булышучы, Мәскәүдә яшәүче бер төркем мөселманнар бүләкләнде. Ә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинның Рәхмәт хатына Ислам диненең рухи һәм мәдәни традицияләрен таратуга зур өлеш керткәне өчен имамнар Зиннәтулла хәзрәт Кабиров (Суыксу), Рәшит хәзрәт Хәйретдинов (Семочки), Усман хәзрәт Бадяутдинов, Равил хәзрәт Шамуков, (икесе дә Мочали) лаек булдылар. Шулай ук әлеге олы бүләкләр Мочалидан Ваиз Сәбитов, Ишавылдан Рафаэль Аймасов һәм Шөбиледән Хаммәт Азизбаев исемнәренә дә юлланган, тик бу көнне алар өчесе дә юк иде.
Юл уңаеннан, Рәис Мөҗипов, үз чиратында, Гаяз хәзрәткә һәм авылның берничә аксакалына Мәскәү Җәмигъ мәчетенең күчтәнәчләрен тапшырды.
Өлкә Диния нәзарәтенең күчмә пленумы мәчетнең беренче катында җирле мәхәллә исәбенә, аның әгъзалары һәм уңган, булган хатын-кызлары тырышлыгы белән мул иттереп корылган табын артында хәтем-дога белән тәмамланды.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы