tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта мөселманнар пленумы узды
Түбән Новгородта мөселманнар пленумы узды

Түбән Новгородта мөселманнар пленумы узды

Түбән Новгород өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленумы Чүмбәлинең беренче номерлы мәчетендә үтте. Көн тәртибенә Диния нәзарәтенең ел дәвамына эш планы белән та­нышу һәм якынлашып килүче Рамазан аенда йолаларны үтәү тәртибе чыгарылган иде.

Төбәгебезнең рухи лидеры Гаяз хәзрәт Закиров әйтүенчә, мөселман дөньясында киң танылган мәгърифәтче, га­лим, фән эшлеклесе Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгы аның туган авылы Сафаҗайда быел регионара фәнни-гамәли конфе­ренция белән башланып китте. Аңа багышланган семинарлар, очрашулар, тикшерү-өйрәнү эшләре конкурслары һәм башка күптөрле чаралар ел буе дәвам итәчәк. Шул кысаларда күренекле шәхесебезнең каберенә яңа таш кую һәм чардуганын алмаштыру да исәпкә алынган.

1919 елда яңа хакимияткә кар­шы ризасызлык белдергән һәм гаепсез атып үтерелгән дин әһелләрен искә алып, Семочки белән Пашат авыллары ара­сындагы мемориаль комплекс территориясендә Хәтер көнен оештыру, җәйге укуларда белем алган балаларның гыйлемнәрен сынаучы, “Шәкертләр бәйрәме”н янәдән Сафаҗайда уздыру өлкә Диния нәзарәтенең еллык эш планына кертелгән.

8 июльдә Түбән Новгородның Автозавод районында беренче Идел буе сабан туе колач җәячәк, Аллаһы боерса. Әлеге истәлекле вакыйгага дәрәҗәле дәүләт һәм дин эшлеклеләренең килүе көтелә. Шуңа бу көнгә, җае чык­са, элекке ярминкә мәчетенең макеты һәм тышкы кыяфәте буенча яңа иман йортына нигез салу тантанасын туры китерергә ният бар икән.

Ә 2023 елны ноябрь аена билгеләнгән Диния нәзарәтенең Съезды узачак. Аның кыса­ларында нәзарәтнең рәисе сай­ланыр.

Өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Баюсов рухи хезмәттәшләрен сәламләп, Ра­мазан шәриф аен билгеләп үтү тәртибенә тукталды.

Үткән еллар белән чагыштыр­ганда, эпидемиологик вәзгы­ять уңайланды, коронавирус зәхмәте чигенде шикелле. Шуңа быел бу айга хас булган ислам йолаларын тулы күләмдә үтәргә берни дә комачауламаска тиеш. Димәк, мәчетләрне тутырыр­га мөмкинлек бар. Пандемия чорында күбесе очракта имам белән азанчы һәм санаулы мөселман гына йөри иде бит.

Изге айга кагылган тагын бер мөһим мәсьәлә – на­маз вакытында укыла торган рәкагатьлар саны. Имамнар бераз фикерләшкәч, 20гә тук­талды. Олы яшьтәгеләргә һәм сәламәтлекләре тулы булмаган­нарга бу сан мәҗбүри түгел.

Мөнир хәзрәт имамнар­ны мөселманнарның рухи белемнәрен арттыру өстендә күбрәк эшләргә чакырды. Кай­бер мәчетләрдә яшь хәзрәтләр хезмәт итә. Шуңа алар, заманча мөмкинлекләрне кулланып, ма­тур, эчтәлекле вәгазьләр сөйли ала. Темаларны туплау өчен өлкә Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөстәкыйль рәвештә ислам­ны өйрәнергә теләүчеләр кола­гына мөһим мәгълүмат. Соңгы вакытта “Телеграм” каналларда, “Ватсапта” һәм башка заманча аралашу челтәрләрендә дини бе­лемне ялган таратучылар күпләп ачыклана. Шуңа гыйлем чыгана­гын ышанычлы хәзрәтләрдән эзләргә кирәк.

Өлкә Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов, үткән елдагыча, Рамазан аенда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүне дәвам иттерү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге хәйрия акциясе кысаларында авыл мәчетләре өлкәгә юллаган акча исәбенә Диния нәзарәте кайгырткан күчтәнәчләр, матур капчыклар­га төренеп, былтыргыча ярлы кешеләргә таратылыр. Моңа кар­шы үз аргументларын китергән бер-ике имамнан гайре, калган­нары бу тәкъдимгә риза булды.

Кызыл Октябрь муници­паль округы башлыгы Ринат Җәлаловның пленум делегатла­рына кайнар сәламнәрен аның урынбасары Рафаэль Ильясов җиткерде. Ул, үз чиратында, мах­сус хәрби операциядә катнашу­чы якташларыбызга гуманитар ярдәм юллаган мәхәлләләргә, имамнарга, фронтның алгы сызы­гында булган егетләр исеменнән рәхмәтләрен белдерде, анна­ры янгын куркынычсызлыгы таләпләрен кичектерми үтәү кирәклеге турында белгертте.

2022 елның башында Шөбиле мәчетендә узган пленумда мөселманнарның дини бер-ләшмәләре уставына төзәтмәләр кертү таләбе куелган иде. Берничә мәхәлләдән гайре, ба­рысы да рәсми документларына тиешле үзгәрешләрне керткән.

“Маһинур” мәдрәсәсе директоры Рафек хәзрәт Тимербаев әлеге уку йортының эшчәнлеге, укырга керү тәртибе һәм таләпләре ту­рында сөйләде.

Пленум утырышында каралган сораулар буенча фикер алышу­лар беткәч, бүләкләү тантанасы узды. Өлкә Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларына Чүмбәлинең Иҗтимагый советы рәисе Рәис Мөҗипов, җирле имамнар Рифат Мусин белән Наил Абдрәхимов һәм авылның рухи тормышын­да актив катнашучы, мәчетне төзекләндерүдә булышучы, Мәскәүдә яшәүче бер төркем мөселманнар бүләкләнде. Ә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинның Рәхмәт хаты­на Ислам диненең рухи һәм мәдәни традицияләрен тара­туга зур өлеш керткәне өчен имамнар Зиннәтулла хәзрәт Ка­биров (Суыксу), Рәшит хәзрәт Хәйретдинов (Семочки), Усман хәзрәт Бадяутдинов, Равил хәзрәт Шамуков, (икесе дә Мо­чали) лаек булдылар. Шулай ук әлеге олы бүләкләр Мочалидан Ваиз Сәбитов, Ишавылдан Ра­фаэль Аймасов һәм Шөбиледән Хаммәт Азизбаев исемнәренә дә юлланган, тик бу көнне алар өчесе дә юк иде.

Юл уңаеннан, Рәис Мөҗипов, үз чиратында, Гаяз хәзрәткә һәм авылның берничә аксака­лына Мәскәү Җәмигъ мәчетенең күчтәнәчләрен тапшырды.

Өлкә Диния нәзарәтенең күчмә пленумы мәчетнең беренче ка­тында җирле мәхәллә исәбенә, аның әгъзалары һәм уңган, булган хатын-кызлары тырыш­лыгы белән мул иттереп корыл­ган табын артында хәтем-дога белән тәмамланды.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*