Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь округы башлыгы Ринат Җәләлов кабинетында Казанда яшәүче якташыбыз Рифат Фаттахов инициативасы белән татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның 115 еллыгы уңаеннан өлкәдә аңа багышланган нинди чаралар уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булып үтте.

“Р. Ваһапов елында Т.Новгородта үтәчәк I Идел буе Сабан туе кысаларында ул укыган педтехникум бинасына истәлекле элмә такта урнаштыру да тарихи вакыйга булыр иде”, – диде Рифат Әхмәт улы. Уразавыл музыка мәктәбенә бөек җырчыбызның исемен бирү юлын да карарга киңәш итте ул. Ринат Равил улы 7 майга билгеләнгән һәм Р.Ваһаповка багышланган концертлы тантананы бөек җырчыларыбызның Уразавылдагы һәйкәлләренә һәм дә “Патриот” паркында Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салудан башларга кирәклеген исбатлады, ә кунакларны ипи-тоз белән каршыларбыз, диде. Кечкенә генә вакыт эчендә зур эшләр турында киңәштабыш кордык. Башлангычыбызны Аллаһы Тәгалә хәерле сәгатьләрдән кылсын иде.
Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы