tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповның 115 еллыгы уңаеннан әзерлек эшләре бара
Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповның 115 еллыгы уңаеннан әзерлек эшләре бара

Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповның 115 еллыгы уңаеннан әзерлек эшләре бара

Түбән Новгород өлкәсенең  Кызыл Октябрь округы башлыгы Ринат Җәләлов кабинетында Казанда яшәүче якташыбыз Рифат Фаттахов инициативасы белән татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның 115 еллыгы уңаеннан өлкәдә аңа багышланган нинди чаралар уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булып үтте.

Р. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Әхмәт улы күзаллаганча, күренекле якташыбызның юбилей чараларын аның туган көнендә туган авылы Актуктан зур концерт белән башлап җибәреп, ел азагында Түбән Новгородта шундый ук дәрәҗәле концерт белән тәмамласак, бик яхшы булыр иде, дип киңәшләштек. Мәгълүм булганча, Р. Ваһапов укытучылык хезмәтен Петрякс авылында башлаган. Бу җирлекнең территориаль бүлек җитәкчесе Илгиз Садретдинов традицион уздырылып килгән “Җәйге очрашулар” округара конкурс-фестивален быел Р.Ваһаповка багышлап уздыру тәкъдиме белән чыкты һәм өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев йөзендә хуплау тапты.

“Р. Ваһапов елында Т.Новгородта үтәчәк I Идел буе Сабан туе кысаларында ул укыган педтехникум бинасына истәлекле элмә такта урнаштыру да тарихи вакыйга булыр иде”, – диде Рифат Әхмәт улы. Уразавыл музыка мәктәбенә бөек җырчыбызның исемен бирү юлын да карарга киңәш итте ул. Ринат Равил улы 7 майга билгеләнгән һәм Р.Ваһаповка багышланган концертлы тантананы бөек җырчыларыбызның Уразавылдагы һәйкәлләренә һәм дә “Патриот” паркында Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салудан башларга кирәклеген исбатлады, ә кунакларны ипи-тоз белән каршыларбыз, диде. Кечкенә генә вакыт эчендә зур эшләр турында киңәштабыш кордык. Башлангычыбызны Аллаһы Тәгалә хәерле сәгатьләрдән кылсын иде.

Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*