Август ахырында Казанда Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор
фестивале узды. Уникенче тапкыр үткәрелгән бу бәйгедә Киров өлкәсенең Вятка Аланы
ягыннан да катнаштылар. “Победа” мәдәният йорты «Кояш» татар җыры халык
ансамбле бу бәйгегә инде җиденче тапкыр барса, Сасмак авылы «Сүнмәс
дәрт» ансамбленең әлеге дәрәҗәле бәйгегә беренче генә барулары иде.
Җырлап ачылган күңел
“Сүнмәс дәрт” ансамбле беренче генә баруы булса да, унҗиде регионнан
килгән егерме дүрт коллектив арасында югалып калмадылар. Иң яхшы
фольклор этнографик коллективлар номинациясендә алар өченче урынны алды.
Икенчедә Пермь өлкәсеннән “Чишмә” татар халык җыр һәм бию ансамбле,
Түбән Новгород өлкәсеннән “Сәрбиназ” коллективы, икенчедә Самара
өлкәсеннән “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле, Оренбург өлкәсеннән
“Сандугач” татар халык фольклор ансамбле, Төмән өлкәсеннән “Тамаша”
фольклор этнографик ансамбле, беренче урын – Чиләбе өлкәсеннән “Ләйсән”
татар фольклор ансамбле һәм Төмән өлкәсеннән “Саз” фольклор этнографик
төркеменә бирелә.
Сасмаклылардан кала башка ансамбльләр барысы Россия күләмендә күптән
танылган, аларның һәркайсы белән махсус белгечләр шөгыльләнә. “Сүнмәс
дәрт” исә, моннан сигез ел элек үзе оешты, үзе шушы дәрәҗәгә күтәрелде.
Ансамбль җитәкчесе Рафил ага Хаҗиев акча алып эшләми, күңел өчен дип
тырышып йөрүче. Җәмәгате Маһинур апа аның уң кулы, икесе һәрвакыт бергә.
Фольклор төркем буларак чыгышлары өчен нинди дә булса борынгыдан калган
әйбер кирәк булса, Маһинур апа аны үз келәтеннән таба. Йортларында
элеккедән килгән бар әйбер хәстәрләп саклана.
“Сүнмәс дәрт”не әйдәләп, килегез, җырлыйбыз дип йөрүче юк. Сәхнә киеменә
хәтле үз акчаларына тектерәләр. Әмма бернигә карамый, тавышлары матур,
көчле, күңелләре көр.
Бәлеш тә тырышкан
Күңел көрлегенә килгәндә, алар аны җырлап көр итә булыр. Ансамбльдә
җырлау- чы Минзәлия ханым Мифтахова моңа дәлил итеп болай диде:
– Минем операция ясатып кына кайткан вакытым иде. Кәефләр, үзегез
аңлыйсыз. Шул вакыт Дания Ганиева, аның әле клубта эшләгән чагы, өеңдә
нишләп утырмак кирәк, әйдә, безнең белән, диде. Чыннан да, җырлап йөри
башлагач, елап утырырга вакыт калмады.
Аларның һәрберсе бер- берсенә рәхмәтле, бер-берсе турында: «Менә ул
булдыра», – дип, әллә нихәтле сөйли ала булыр. Араларында иң яше Вилия
Газизуллина – илле биштә. Ул иң оста тегүче, кирәк чакта әллә кемгә
барып йөрмиләр. Рәзимә Хәсәнова укытучы булып эшләгән, татар әдәбияты
дигәндә, аннан да оста белүче булмас. Чигәргә дә кулы бик шома. Казанда
“Ак калфак” оешмасы уздырган остаханә эшләрендә катнашып, калфак тегү
серләренә дә төшенде. Мөнирә апа Хәкимова матур сүз остасы булу өстенә һәр-вакыт төпле фикерле кеше. Сания апа Хаҗиеваны без шагыйрә дибез. Әйтәсе килгән бар сүзен ул шигырь юлларына сала. Әле генә аның туган көне булды – җитмеш өч! Күз тимәсен өчен, утыз җиде дип языйк әле, ул иң өлкәне.
Туган көн көнне өендә өстәл артында “Сүнмәс дәрт” ансамбле түгәрәкләнеп
утыр-ган иде. Бәлеш көткән арада Сания апа гармун моңы турында язылган
яңа шигырен укып күрсәтте. Ансамбль аның яңа шигырьләрен көтеп ала,
яратып тыңлый, чөнки ул аларның барысының йөрәгендә булганны шигъри
юллар аша күрсәтә. Менә шундый зыялы, затлы алар! Моны бәлеш тә аңлый
ахрысы, ул да тәмле итеп пешү өчен бик тырышкан.
Юбырган шартка туры килде
Туган көн дип табын артында утыру, быел бәрәңге әйбәт чыга дигән
көндәлек сөйләшү белән генә чикләнми, менә шулай иҗади лабораториягә дә
әйләнде. Түргә Фердинант абый ноутбук куйганын әйтмәгәнмен әле.
Фердинант абый Мәхмүрахманов бер яктан ансамбльгә матур ирләр тавышы
белән кабатланмас яңгыраш бирүче булса, икенче яктан ул бар нәрсәне
төшереп баручы видеооператор. Мониторда “Түгәрәк уен”дагы конкурс
вакытында төшерелгән язма. Һәркем үзен күрә, кимчелеге булса, барлый,
төзәтергә кирәк икән, дип киртләп куя. Гомумән алган, бәйгегә тәкъдим
ителгән чыгыш белән риза калдылар. Кайсыдыр, гаҗәпләнеп, бер каушау юк,
без чын театр артистлары күк икән, дип тә куйды.
Конкурс шартлары буенча фольклор группа җирле материалга таянып чыгыш
ясарга тиеш иде, сасмаклылар бу шартны төгәл үтәде. Авылда кич утыруны
сәхнәләштерде алар. Сасмакта элек-электән сарык йоныннан юрган
сырганнар. Юрганны алар юбырган ди. Шарт буенча чыгыш 12 минуттан артмаска тиеш, шул унике минут эчендә юрган да сырдылар, үзләре белән булган кызык хәлләрне дә шундый оста итеп сөйли алдылар, иркен итеп сулыш алып, көчле тавышлары белән яшьлек җырларын да җырладылар.
Бәлеш ашау менә шулай ансамбль чыгышын анализлау белән бүленеп тә торды.
Әлбәттә, үзләренә теләктәшлек иткән бар кеше исеменә рәхмәт сүзләре дә
яңгырады. Шул исәптән, Урта Шөн җирлеге “Ак калфак” җитәкчесе Рәмзия
ханым Габдрахмановага һәм Вятка Аланы “Кояш” татар җыры халык ансамбле
җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшинага, Киров өлкәсе татарлары конгрессы
җитәкчесе Равил Нургалеевка.
Аерым рәхмәт “Түгәрәк уен” фестивален оештыручыларга.
– Безне электричкадан ук каршы алган куратор Гөлназ Тәбрисовнага, безне
гел күз угында тоткан куратор Гөлназ Марсовнага без чиксез рәхмәтле, –
диде алар, бердәм рәвештә.
Осталар бәясе
“Кояш” татар җыры халык ансамбленә килгәндә, быел алар “Түгәрәк уен”
конкурсында уникенче тапкыр катнаштылар. Аларның уңышлары өчен дә сөенеп
бетә торган түгел. Скрипкада уйнаучы Илназ Мөбарәкшин традицион музыкаль
инструментларда иң яхшы башкаручы номинациясендә өчен урынга лаек булды.
Илназ әле укучы бала, “Кояш”ка Иске Пенәгәрдән килеп катнашты.
Иң яхшы вокалист номинациясендә Сәвия ханым Әхтәмова өченче урынны алды.
Иң яхшы вокал коллектив лар арасында “Кояш” Төмән өлкәсеннән килгән
“Саз” фольклор этнографик төркеме белән икенче урынны бүлә.
Фестивальнең Гран-при бүләген Кырым Республикасыннан “Илһам” халык
биюләре ансамбленә бирелә.
“Түгәрәк уен” жюри сос- тавына килгәндә, ул бик дә-рәҗәле иде: Мәскәүдән
“Соприкосновение” иҗат остаханәсе җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология
кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова, хореограф-куючы Лилия Яфарова,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Умеров һәм Н.Җиһанов
исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин.
Безнекеләргә менә шундый осталарның остасы югары бәя бирделәр!
Шәмсия ХӘЛИМОВА,
“Дуслык” газетасы