tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев  Ижауда татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән аралашты
Васил Шәйхразиев  Ижауда татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән аралашты

Васил Шәйхразиев  Ижауда татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән аралашты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев  Ижауда “Татар кызы” Халыкара бәйгесе финалы алдыннан, Удмуртиянең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән аралашты.

  • “Татар кызы” бәйгесе – Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган иң зур чараларның берсе. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Дәүләт Советына юлламасында татар хатын-кызлары турында бик җылы сүзләр әйтте. “Милләт хатын-кыздан башлана, ул аны алга алып бара,” – диде. Бу безнең бәйгенең асылына да туры килә”,- диде Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразиев татар оешмалары җитәкчеләренә тагын бер алда торган зур проект – “Татарча диктант” турында да сөйләде. Ул белдергәнчә, быел әлеге проектка 100 мең кешене җәлеп итү күздә тотыла. Бу – ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә зур старт, диде ул.

Удмуртия татар оешмалары вәкилләре “Татар кызы” бәйгесе финалы Ижауда узуны зур вакыйга дип атады. Үзләрендәге мәчетләр эшчәнлеге, алар каршында алып барылучы  татар курслары турында сөйләделәр.

Татарлар белән очрашу тәмамланганнан соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Удмуртия республикасы башлыгы администрациясе һәм хөкүмәте җитәкчесе Сергей Смирнов белән дә очрашты. Васил Шәйхразиев Удмуртия җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Үз чиратында Сергей Смирнов “Татар кызы” бәйгесен Удмуртия җирендә кабул итү зур җаваплылык та, зур сөенеч тә булуын белдерде. Бу чара ике милләт, ике республика арасында дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*