Удмуртиядә 2011 елдан бирле “Туган як буйлап мәхәббәт белән” (“По родному краю с любовью”) проекты — Еврей мәдәнияте иҗтимагый оешмасы, Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан тормышка ашырылып килә. Ул хакимият һәм җирле халык арасында элемтә булдыру, милләтләр арасында үзара дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Пандемия вакытында әлеге проектның кирәклеге тагын бер кат расланды.
6 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында үткән “Чын күңелдән” дип аталган бәйрәмнең кунаклары — пандемия вакытында авыр хәлдә калган гаиләләр һәм аларга булышкан милли оешма җитәкчеләре, волонтерлар иде. Милли сәясәт министры Лариса Буранова бу эшнең ничек башланып китүен сөйләп үтте. Катя исемле дүрт балалы әни пандемия вакытында эшсез калуы һәм балаларына ашар өчен ике генә көнлек ризык булуы турында телефон аша смс-хәбәр җибәрә. Милли сәясәт министрлыгы ярдәм сорап, милли оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Шул көннән милли оешмалар авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтә башлыйлар. Бәйрәмдә Тарасово авылыннан килгән җиде балалы гаилә дә бар иде. “Урарту” әрмән иҗтимагый оешмасы аларны үз канаты астына алган.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, татар иҗтимагый үзәге дә эшмәкәрләр белән берлектә үзизоляция вакытында авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итте. Әлеге очрашуда Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов та мөфтиятнең бу юнәлештәге эше белән таныштырып китте. «Без пандемия башлану белән «Хәләл үзәк»тән 4 меңнән артык кешегә ризык өләштек. Мөселманнарның ураза тоту вакытында көн саен дүрт ноктадан 750 пакет ризык тараттык. “Иман нуры” мәчетендә көн саен 300 ризык пакеты таратылды. Әлеге изге эштә шәхси эшмәкәрләр, волонтерлар, төрле милләтләрдән булган кешеләр булышты. Удмуртиянең башка шәһәрләренә дә ярдәм иттек. Бүгенге көндә дә әлеге эш дәвам итә. Ай саен авыр хәлдә калган 60 тан артык гаиләләргә ризык таратыла”, — диде ул.
Ач кешенең хәлен тук белми, дигәндәй, кайчак без авыр хәлдә калган гаиләләрне аңлап бетермибез. “Үзләре гаепле”, — дип әйтергә ашыгабыз. “Без шул хәлгә төшмәбез”, — дип уйларга ярамый. Ярдәм кулы сузарга беркайчан да соң түгел, кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына, җылы сүзгә, ышанычлы терәккә мохтаҗ булган кешеләр барлыгын онытмыйк, җан җылыбызны бүләк итәргә тырышыйк.
Рәфилә Рәсүлева