tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Сабан Туе бәйрәмен оештыруга багышланган курсларны әзерләү буенча киңәшмә үткәрде
Данис Шакиров Сабан Туе бәйрәмен оештыруга багышланган курсларны әзерләү буенча киңәшмә үткәрде

Данис Шакиров Сабан Туе бәйрәмен оештыруга багышланган курсларны әзерләү буенча киңәшмә үткәрде

Бүген, 8нче апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров милли бәйрәмебез – Сабан Туен уздыруга багышланган курслар оештыру буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан Республикасы  мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге»  җитәкчесе Алсу Мифтахова да катнашты.

“Сабан Туе бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе” курсы онлайн һәм оффлайн форматта оештырылачак. Укулар 26-29 апрель көннәрендә узар дип көтелә. Курс Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә “Сабан Туе” бәйрәмен оештыручылар өчен әзерләнгән.  Укулар тәмамлангач, әлеге программаны узу хакында сертификат биреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*