16 нчы ноябрь көнне Уфа шәһәрендә «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале үтте.
Анда югары һәм урта уку йортларын тәмамлаган һәм әлеге көндә белем алучы яшь җырчылар катнашты, сәхнәгә 40-тан артык катнашучы чыкты.
- Быел конкурс тугызынчы тапкыр оештырыла, алдагы елда юбилей. Фестиваль шул гомер яши икән, димәк, без дөрес юлдан барабыз. Димәк, халкыбызга әлеге конкурс кирәк, – ди җюри әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров.
Конкурста катнашырга илебезнең 7 регионыннан җырчылар җыелган. Алай гына түгел, чил илләрдән дә килүчеләр бар: Мексика, Латвия, Үзбәкстан, Казахстан, Кытайдан да кунаклар катнашты.
- Татар җырлары тональность һәм көй буенча кытай җырларына охшаш. Халык җырлары буенча остазым катнашырга тәкъдим иткәч көчемне сынарга булдым, – ди Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе талибәсе Сюэ Фэй.
Конкурсның географиясе генә түгел, тематик чикләре дә елдан ел киңәя. Әйтик, соңгы өч елда «Академик башкару» өстәлә, «Балалар номинациясе» булдырыла.
- Туган телне саклап калу өчен аны яшь буын алдында популяштырырга кирәк. Монда әлеге конкурсың да өлеше бардыр дип ышанасы килә, – ди проектның координаторы Диана Байтурина.
Балалар номинациясендә дәрәҗә лауреат дип Инсаф Гәнибаев танылды, икенче – Дилә Хамматова, өченче – Миләүшә Ногоманова.
Татар халык җыры номинациясендә беренче Линар Шәймөхәммәтов, икенче урында – Аида Ибракова, өченче – Эльвира Мифтахова.
Рузил Имамов