tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәрендә «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале үтте
Уфа шәһәрендә «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале үтте

Уфа шәһәрендә «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале үтте

16 нчы ноябрь көнне Уфа шәһәрендә «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале үтте.

Анда югары һәм урта уку йортларын тәмамлаган һәм әлеге көндә белем алучы яшь җырчылар катнашты, сәхнәгә 40-тан артык катнашучы чыкты.

  • Быел конкурс тугызынчы тапкыр оештырыла, алдагы елда юбилей. Фестиваль шул гомер яши икән, димәк, без дөрес юлдан барабыз. Димәк, халкыбызга әлеге конкурс кирәк, – ди җюри әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров.

Конкурста катнашырга илебезнең 7 регионыннан җырчылар җыелган. Алай гына түгел, чил илләрдән дә килүчеләр бар: Мексика, Латвия, Үзбәкстан, Казахстан, Кытайдан да кунаклар катнашты.

  • Татар җырлары тональность һәм көй буенча кытай җырларына охшаш. Халык җырлары буенча остазым катнашырга тәкъдим иткәч көчемне сынарга булдым, – ди Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе талибәсе Сюэ Фэй.

Конкурсның географиясе генә түгел, тематик чикләре дә елдан ел киңәя. Әйтик, соңгы өч елда «Академик башкару» өстәлә, «Балалар номинациясе» булдырыла.

  • Туган телне саклап калу өчен аны яшь буын алдында популяштырырга кирәк. Монда әлеге конкурсың да өлеше бардыр дип ышанасы килә, – ди проектның координаторы Диана Байтурина.

Балалар номинациясендә дәрәҗә лауреат дип Инсаф Гәнибаев танылды, икенче – Дилә Хамматова, өченче – Миләүшә Ногоманова.

Татар халык җыры номинациясендә беренче Линар Шәймөхәммәтов, икенче урында – Аида Ибракова, өченче – Эльвира Мифтахова.

Рузил Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*