Бүген Уфада, «Нур» татар театры янындагы скверда, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Европада «Кара генерал» дип танылган разведчик Даян Мурзинга һәйкәл ачылды.
Даян Баян улы Мурзин 1921 елда Уфа губернасының Бакалы волосте Иске Балыклы авылында туа. Беренче көннән – 1941 елның 22 июненнән башлап, бөтен сугыш юлын үтә. Ул үзенең агентура һәм партизанлык эшчәнлеге белән билгеле. Даян Мурзин Төркестанның вермахт легионында агент була. Аның гамәлләре нәтиҗәсендә Төркестан легионы һәм «Идел-Урал» легионының берничә бүлекчәсе Кызыл Армия ягына күчә.
1943 елның декабрендә Мурзин Молдавиядә партизаннар хәрәкәте оештыра. 1944 елның апреленә кадәр Украинаның Винницкая һәм Одесса өлкәләрендә, Молдавиядә сугыша.
Аннары разведчиклар төркеме составында партизаннар хәрәкәтен оештыру өчен Словакиягә җибәрелә. «Кара генерал» исеме белән билгеле булган интернациональ партизан бригадасы командиры Мурзин Моравия һәм Чехиядә 1945 елның 9 маена кадәр сугышкан. Сүз уңаеннан, «Кара генерал»ның башы өчен Гитлер 2 млн маркага бүләк билгеләгән була.
Сугыштан кайткач, Мурзин прокуратура органнарында эшли, республика Эчке эшләр министры урынбасары була, 20 елга якын республика адвокатлар коллегиясен җитәкли.
Мурзин үз казанышлары өчен 86 орден һәм медаль ала, шул исәптән 12 се аның СССР медале һәм 13е башка ил медальләре. Чехословакия Герое, бу илнең барлык югары орденнары кавалеры, Чехия, Словакия һәм Моравиянең 16 шәһәре мактаулы гражданины.
Мурзинга һәйкәл ачу берничә тапкыр күчерелде. Элегрәк тантананы Җиңү көненә туры китерү күздә тотылган иде.
Бүгенге тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт Җыены рәисе Константин Толкачев, республика прокуроры Игорь Пантюшин һәм башкалар катнашты.
Даян Баян улы Мурзин Уфада 2012 елның 9 февралендә 90 яшендә вафат булды.
2021 елның 2 декабрендә Кушнаренко авылында легендар разведчикка бюст ачылган иде.