tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Тәлгать хәзрәт Таҗетдин очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Тәлгать хәзрәт Таҗетдин очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Тәлгать хәзрәт Таҗетдин очрашты

Бүген, зөлкагъда аеның 8 нче көнендә (7 июнь), Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.

Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган төп тантаналардан соң беренче очрашу Яңа татар зиратын караудан башланды. Хәзрәтләр күренекле татар дин әһелләрен каберләрен зиярат кылды. Биредә хәзер Татарстанда һәм Россиядә хезмәт куючы күп кенә мөфтиләр һәм имамнарының остазлары – Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Шәйхелислам Хәмиди, Әхмәдһади Максуди, Галимҗан Баруди, Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Галикәев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, Габделхак хәзрәт Саматов җирләнгән.

Аннары мөфтиләр Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның остазы белән бәйләнгән тагын бер истәлекле урында – күренекле татар дин әһеле, мәгърифәтчесе һәм дин галиме Әхмәдзәки Сафиуллин хөрмәтенә атап салынган “Әхмәдзәки” мәчетендә булды. Камил хәзрәт мәртәбәле кунакка мәчет һәм аның комплексы буенча экскурсия үткәрде. Тәлгать хәзрәткә музейны һәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләрен күрсәтте. Өйлә намазы керү белән, мөфтиләр намаз укыды.

Моннан тыш, әңгәмә барышында Камил хәзрәт Тәлгать хәзрәтне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы казанышлары һәм өстенлекле үсеш юнәлешләре, аерым алганда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган зур күләмле проектларны гамәлгә ашыру белән таныштырды. Хәзрәтләр шулай ук юбилей уңаеннан узган һәм булачак чаралар турында да фикер алышты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*