Гали авылының лаеклы шәхесе, ветеран укытучы, милләтпәрвәр Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы Шәйхетдиновага 11 апрельдә 65 яшь тула.
1975 елда Подбельск көллиятен тәмамлаганнан соң ул, туган авылына кайтып, пионервожатый булып эшли, математика дәресләре укыта. 1977 — 1984 елларда Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы мәктәптән беразга аерылып тора, чөнки аңа авыл Советы сәркатибе вазифалары йөкләнә. Ләкин ул, мәктәпкә кайту турында хыялланып, читтән торып математика укытучысы дипломы алу бәхетенә ирешә. 1984 елда дипломлы укытучы мәктәпкә кайта һәм 2017 елга кадәр балалар укыта, мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Өч созывка район депутаты итеп сайлана.
2008 елда Кәүсәр ханым милли-иҗтимагый эш дәрьясына кереп китә, район “Туган тел” оешмасы җитәкчесе итеп сайланган Расих Латыйповның ярдәмчесе буларак, бөтен кәгазь эшен дә, оештыру эшләрен дә үз өстенә ала. 2008 елдан бирле авыл, район, өлкә һәм Россия күләмендә уздырылган Сабантуйлары, “Халкым минем” фестивале, төбәкне өйрәнүчеләр укулары кебек эшләр эчендә кайный, депутат буларак халык арасында абруй казана. Шулай ук мәктәптә дә Сабан туе, Нәүрүз бәйрәмнәре оештырып тора.
Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы соңгы берничә елда лаеклы ялда булып саналса да, бүгенгәчә милләте өчен янып-көеп, тормыш үзәгендә кайный. Хәзер ул авыл “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкли, Гали авылы музеен яңарту өчен күп көч куя. Кыскасы, Гали авылында үткәрелүче бер генә чара да аның саллы ярдәменнән башка үтми. Әмма бу сүзләр дә олы йөрәкле Кәүсәр ханым эшләгән эшләрнең чиреген дә тәшкил итмидер, дип уйлыйм. Ул бөтен чараларның башлап йөрүчесе, оештыручысы, җаны. Кәүсәр ханым авылыбыз үсешенә бар көчен куя. Аның мәктәптә эшләгән елларында алган Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары өчен зур бер альбом булдырылган. Ул үзенең укучылары белән әле дә элемтәдә, җае чыккан саен очрашып, апаларының хәлен беләләр, хөрмәт белдереп шалтыраталар.
“Балаларны яраттым, коллективымны хөрмәт иттем, эшемә күңелемне биреп эшләдем. Авылдашларымны хөрмәт итәм, авылым белән горурланам һәм булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтергә тырышам”, — ди ул. Һәм бу чынлап та шулай. Аның янына киңәш сорап та, ярдәм сорап та, кайгысын-шатлыгын уртаклашырга дип тә киләләр. Чөнки ихластан тыңлыйсын, аңлыйсын, ярдәм итәсен беләләр. Кешеләрнең шундый ышанычын яулау Кәүсәр ханым өчен дә зур бәхет. Шул бәхеткә кушып, Кәүсәр ханым, саулык, сәламәтлек, матур тормыш телибез. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып кал. Ике улыңның, дүрт оныгыңның рәхәтен күрергә насыйп булсын.
Олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, Кәүсәр ханым! Алдагы көннәреңдә исәнлек-саулык, сөенеч-шатлыклар, мул тормыш сиңа! Якыннарыңның җылысын, авылдашларыңның хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез.
Карашларың җылы яңгыр
кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк
бит,
Кояш чәчкән нурлар
шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын
сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бик зур
бәхет,
Ходай шуннан мәхрүм
итмәсен!
Суфия Сәлимова