tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия башкаласында «Мәскәү — Татарстан күпере» VI яшьләр форумы узды
Россия башкаласында «Мәскәү — Татарстан күпере» VI яшьләр форумы узды

Россия башкаласында «Мәскәү — Татарстан күпере» VI яшьләр форумы узды

Форумның инициаторы һәм оештыручысы – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Форумда 35 яшькә кадәр булган яшьләр – Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән татарлар катнашты.

Форумның максаты – Мәскәү төбәгендәге яшьләр берләшмәләрен туплау, яшьләргә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итү, Татарстан белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү. Беренче форум 2015 елның язында узган иде.

Төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән танылган шәхесләр, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырган «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы кысаларында, студентлар, аспирантлар һәм яшь белгечләр белән очрашты.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков, патриот-шагыйрь М. Җәлил кызы Чулпан Җәлилова, блогер-десантчы Рөстәм Нәбиев катнашты.

Форумның спикерлары – Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпионы Халидә Макагонова, Татар спорты берлеге җитәкчесе, элеккеге титуллы спортчы-көрәшче Марат Капкаев.

“Мәскәүдә татар яшьләренең интеллектуаль потенциалы бик зур, алар безнең илнең иң яхшы югары уку йортларында белем ала. Мондый чаралар төрле юнәлештәге кешеләрне – дәүләт җитәкчеләрен, киң җәмәгатьчелекне, иҗади интеллигенцияне бер мәйданчыкта җыя, әлбәттә, бу бер-береңне ишетергә һәм бер дулкында берләшеп эшләргә ярдәм итә. Шул рәвешле, бер – берсен рухландырып, алга таба үсешкә этәргеч бирә», – диде Ленария Мөслимова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*