tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә “Сембер җыры-2021” өлкә фестиваль-конкурсы гөрләп үтте
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә “Сембер җыры-2021” өлкә фестиваль-конкурсы гөрләп үтте

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә “Сембер җыры-2021” өлкә фестиваль-конкурсы гөрләп үтте

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә утыз бер ел элек старт алган, инде традициягә кергән “Сембер җыры-2021” өлкә фестиваль-конкурсы гөрләп үтте. Иҗади бәйгедә өлкәбезнең дүрт районыннан, Ульяновск, Димитровград шәһәрләреннән егермегә якын конкурсант һәм биш ансамбль катнашты.

“Сембер җыры-2021” фестиваль-конкурсына яңалык та кертелгән. Элек конкурсантлар 18 яшьтән 35 яшькә чаклы булсалар, менә икенче тапкыр инде 35 яшьтән өлкәнрәк җырчылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бу буын җырчылары ана телен яхшы беләләр. Күбесе төрле ансамбльләргә йөреп, “шомарган” да инде. Кем әйтмешли, сәхнәгә чыгу белән “коелып” төшмиләр.

Күркәм чараны оештыручыларның берсе – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белдерүенчә, “Сембер җыры”на 1991 елда “Чишмә” телевизион тапшырулары һәм “Өмет” газетасы редакциясе башлангычы, журналист Айрат Ибраһимов тырышлыгы белән старт бирелгән.

“Әлеге бәйгедә тәүге адымнарын ясаган егетләр һәм кызларның күбесе бүген зур сәхнәләрдә чыгыш ясый. Киләчәктә дә “Сембер җыры” дәрәҗәле конкурс булып калсын иде”,- диде мохтарият җитәкчесе.

Аннары талантлы милләттәшләребез бер-бер артлы сәхнә түренә агыла башлады. Һәрвакыттагыча, чыгыш ясаучыларның күбесе гүзәл затларыбыз иде. Бары тик ике ир-ат җырчы гына тамашачыга бас тавышлы җырлар бүләк итте. Конкурсантлар татар халык көйләрен һәм заманча эстрада җырларын моңлы, аһәңле, дөрес итеп башкаруда үзләрен сынап карадылар. Жюри аларның милли киемнәренә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, сүзләрнең дөрес яңгырашына да игътибар итте.

Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылыннан Зария Закирова белән Зөлфия Сафаргалиева семберлеләргә “Ак әбиләр” фольклор ансамбле аша яхшы таныш. Бу юлы да тамашачы аларны җылы кабул итте. Зария апаның җирле шагыйребез Равил Шәфигуллин сүзләренә иҗат иткән “Чыклы тәрәзәләр”е милләттәшләребез күңеленә аеруча хуш килде.

Карсун районы Нугай иле авылыннан әтиле-кызлы Әхтәм Хәкимов белән Лилия Гобәйдуллина да күптәнге танышлар. Тамашачы Лилиянең нәни кызчык булып мөнәҗәтләр әйтеп йөргән чагын хәтерли. Семберлеләр бу юлы да яңгыравык тавышлы, курчак сыман кызны үз иттеләр, яратып өлгерделәр.

“Урама” фольклор ансамбленең (җитәкчесе – Алсу Альметова) Муса Җәлилнең “Җырларым” әсәрен сайлавы бик тә отышлы булды.

Чардаклы районыннан “Ак чәчәкләр” ансамбле дә (җитәкчесе – Лилия Хузеева) соклану тудырды. Әле күптән түгел генә оешып, тиз арада киемнәр дә тектергәннәр, репертуарларын да баетканнар. Афәрин, кызлар!

Конкурсантларга тел-теш тидерерлек түгел. Барысы да бөтен осталыкларын куеп, тырышып җырладылар. Жюрига иң яхшыларын сайлап алуы җиңел булмагандыр, мөгаен. Шулай да хөкем гадел булып, тамашачы белән жюриның фикерләре тәңгәл килде.

Жюри әгъзасы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова конкурсантларга үзенең төпле киңәшләрен дә бирде.

“Татар җырларын башкарганда, беренче чиратта, халыкка моң җиткерелергә тиеш. Шулай ук образга кереп җырлау да, җырның сүзләрен яттан өйрәнү дә сорала. Һәвәскәр җырчыларның иң зур хатасы – “в” авазын дөрес әйтмәү. Татар телендә “в” авазы юк, ул “у” авазы итеп әйтелә”,- диде Җәмилә ханым.

Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Жюри фестиваль-конкурста җиңүчеләрне тантаналы рәвештә игълан итте. Ульяновск шәһәреннән талантлы җырчы, “Нур” театры артисты Гөлинә Җаббарова бәйгенең гран-при дәрәҗәсенә лаек табылды. Ә Зөлфинә Галяутдинова (Иске Майна районы), Фәния Камалова (Чардаклы районы), Альбина Кашафутдинова (Ульяновск шәһәре), “Урама” фольклор ансамбле (Ульяновск) 1 нче дәрәҗәле лауреат исемен үзара бүлештеләр. Барлык лауреатларга да дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.

Конкурсантлар һәм тамашачылар “Сембер җыры-2021” бәйгесен югары дәрәҗәдә оештырган өчен Рамилә Сафина җитәкчелегендәге Татар мәдәният үзәге коллективына рәхмәт сүзләрен юлладылар.

Рузия ХӘЛИМОВА

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*