“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023″ Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы 20-23 март көннәрендә “Адымнар – Казан” күптелле мәктәбендә узды. Бүген финалга чыккан укытучылар белән матбугат очрашуы үткәрделәр. Дөресрәге, шушы форматта укытучыларны тагы бер кат сынап карадылар.
Билгеле булганча, бәйгедә республикасының төрле районнарыннан килгән 20 укытучы һәм Россиянең 12 төбәгеннән 12 укытучы дүрт көн дәвамында дәрес, сыйныф сәгате, мастер-класс, методик остаханәләр күрсәтеп көч сынашты. Россия төбәкләреннән – Ульяновск, Төмән, Мордовия, Пермь, Саратов, Башкортстан, Түбән Новгород, Пенза, Чуашстан, Омск, Оренбургтан татар теле һәм әдәбияты укытучылары актив катнашты. Алар арасыннан 6се җиңүчеләр исемлегенә керде. Төбәкләр арасыннан Төмәннән Халидә Кирамова, Саратовтан Роза Ибраһимова һәм Киров өлкәсеннән Раилә Батыркаева призерлар арасына үткән. Татарстаннан бу этапта шулай ук 3 җиңүче билгеләнгән. Алар – Казанның татар телендә белем бирүче 13 гимназия укытучысы Алинә Шәгәрәева, Кукмара шәһәреннән Булатов исемендәге күппрофильле лицейдан Руслан Гайнанов һәм Бөгелмә шәһәре 2 нче лицей укытучысы Гөлназ Хәйбуллина.
Бәйгенең “Матбугат очрашуы” сынавы кысаларында укытучыларга төрле-төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Укытучыларны һөнәр сайлау, креативлык, укытучыларны укучылары өйрәтүе, остазлык мәктәбе, балаларның исәнләшә белмәүләре, татар телен өйрәнүнең әһәмияте һәм дәрестән тыш вакытта, үзара аралашканда русчага күчүләре, мәгарифтәге үзгәрешләр турында төрледән-төрле сораулар яудырдылар. “Укытучы һөнәре хәзерге вакытта аеруча җаваплы. Ул түрә дә, медиа кешесе дә, киң җәмәгатьчелек белән дә эш итә белергә тиеш”, – дип сөйли Мәгарифне үстерү институтының тәрбия лабораториясе җитәкчесе, бүгенге чараның модераторы Марат Шәехов. Беренче сорау бирү хокукы Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга бирелде.
–Туган телләргә төрле караш яшәгән вакытта, кемдер туган телне нык хөрмәт итә, кемдер гаиләдә өйрәтергә тиешләр дип саный, мәктәптә аны өйрәтергә сәгатьләр кими, диләр. Әмма туган телгә игътибар ул, нинди генә сәясәт булуга карамастан, гаиләдә туа. Гаиләдәге туган телгә мөнәсәбәтне мәктәптә үстерәләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысында ихтыяр көче күп, сездә укытучы дигән зур җаваплылык хисе көчле. Бу сыйфатларга тагын нәрсә өсти аласыз? Татар теле һәм әдәбияты укытучысы үзен ничек күрсәтергә тиеш. Җәмгыятьтәге карашны үзгәртер өчен нәрсә эшләргә кирәк? – дигән сорау куйды министр.
Төмән шәһәренең бердәнбер татар телендә белем бирүче 52 номерлы мәктәп укытучысы Халидә Кирамова беренчеләрдән булып җавап бирде. Ул биредә 20 елдан артык татар теле укыта икән.
– Әгәр дә туган тел, татар теле укытучысы күңел биреп эшләсә, эшен яратса, ул профессиональ булса, ул аңа авыр түгелдер дип уйлыйм. Балаларны 5 сыйныфтан 11чегә кадәр укытам. Мин ата-аналарга болай дип әйтәм: 1-2 генә дәресемә кереп карасыннар. 1-2 дәресемә керсәләр, укучылар калалар, укыйлар, өйрәнәләр. Түгәрәкләргә дә киләләр. Олимпиадаларга да катнашабыз. Казаныбызга да киләбез. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Шигъриятьме, җыр-биюме? Сәләтле балаларны Россия буенча йөртәбез. Бөтен нәрсә укытучының үзеннән тора. Хәзерге көндә бик күп бит ресурслар, материаллар күп. Дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә була. Туган тел дәресе – укучы өчен искитмәле могҗиза булырга тиеш, – дип сөйли ул.
“Укытучы үзе иң беренче үзе үрнәк булырга тиеш. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен 1-5 сыйныфта кадәр алып барамын. Үземнең эшем бик мөһим һәм җаваплы дип саныйм. Үзем аларны мавыктыра алам. Аларга һәрвакыт мотивация тудырам, шуның нәтиҗәсен дә күрәм. Укучыларым төрле бәйгеләрдә катнаша. Әгәр дә әти-әниләрнең булышлыгы булмаса, без югары уңышларга ирешмәс идек. Шуңа әти-әниләрне, әби-бабайлар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Гимназиядәге төрле проектларыбыз бар. “Матур татар гаиләсе”, “Татар кызы”, Татар егете”, “Иң зиһенле әби” әти-әниләр өчен әзерләнә. Әби-бабайлар зур теләк белән катнаша”, – дип сөйли Саратов шәһәренең татар милли гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ибраһимова.
Укытучыны укучы өйрәтәме?
Укытучы ул кем? Ул сиңа белем-тәрбия бирүче генә түгел, ә син белем-тәрбия алучы кеше дә. Тормыш – үзе остаз. Чарада остазлык мәктәбе турында төрле кызыклы фикерләр яңгырады.
–Әлбәттә, өйрәтә. Без бит укытучылар бер адым алдан барырга тиеш. Кайвакыт алай булмый бит. Укучылар хәзер бик яхшы гаджетларны аңлый. Гаджетларга кулланырга алардан өйрәнәбез. Хәзер алар бик яңа жанрларны беләләр. Без алардан сорыйбыз. Алар укыганны безгә дә укырга туры килә. Сәнгать өлкәсендәге яңалыкларны, юнәлешләрне өйрәнәбез. Укытучы мәңге үзенең бала чагында калган кебек. Без балалардан яшь булырга да өйрәнәбез. Балалар кебек омтылышлы булырга да өйрәнәбез. Безнең эшебез шундый, – дип сөйли Төмәннән килгән Халидә Кирамова. Аның фикерен куәтләп сүз алган Саратовтан Роза Ибраһимова исә укучыларыннан бер дулкында булырга өйрәнүен һәм юмарт булырга өйрәнүен сөйли. “5А сыйныф укучысының класс җитәкчесе дә булам. Аларга карап мин балачакка кайтам. Шул юмартлыкка, җылы мөнәсәбәткә, җылы карашка, үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтүләре күңелемә якын”, – ди ул.
Укытучыларның һәрберсенең фикерләре үзенчәлекле булды. Аеруча бер фикер күңелдә калды.
–Иҗади эшли белүче укытучы теләсә кайсы проблеманың чишелеш таба. Мин үз эшчәнлегемдә үз фәнемә карата кызыксыну юк дигән проблема белән бөтенләй очрашмыйм. Төрле алымнар, чаралар, иҗади эшләвем белән кызыксындыра беләм. Укытучыда туган телне, әдәбиятны яратсын өчен, милләтпәрвәрлек төшенчәсен булу да мөһим. Әгәр бала милләтпәрвәр булып, үзенең милләте белән горурланып, яратып үссә, туган телгә дә мөнәсәбәт шундый булачак. Шуңа күрә, тел белән кызыксыну гына түгел, аерым милләткә карата ихтирам уятудан башларга кирәк, – дип сөйли Казанның 13 гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Шәгәрәева.
Гомумән, бик файдалы аралашу булды бу! Ә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023” Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең җиңүчесе иртәгә билгеле булачак. Аны “Татарстан Республикасының ел укытучы”сы бәйгесендә игълан итәчәкләр.
Чыганак: shahrikazan.ru