tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искейөреклеләр ничек ял итә?
Искейөреклеләр ничек ял итә?

Искейөреклеләр ничек ял итә?

Ап-ак сакалын сөйрәгән кыш, безне калдырып китәргә бер дә ашыкмый әле. Саран гына кояшын да чыгарып ала, өер-өер буранын да күтәрә, тып-тын калып тирә-як-
ны тыңлап та ала, җил күтәреп битләрне дә чеметтерә. Табигатьнең нинди булуына карамастан, ир- егетләребезнең бәйрәм көннәрендә Киров өлкәсенең Иске Йөрек авылындагы барлык оешмалар халыкны бәйрәмгә җыйдылар. Дүрт ял көне дә алдан уйланылып куелган иде. Дүрт көн буена авылда кызу ярыш барды.
1нче көн
Бәйрәмнең иң беренче көнендә Иске Йөрек авылында өстәл теннисы буенча турнир үтте. Бу спорт төре авылларыбызда бик популярлашып китте. Монда үткән турнирның үзгә ягы шунда – моңарчы ир-егетләр генә ярышсалар, бу бәйрәмдә кызларыбыз да көч сынашты. Бу бәйгенең төп максаты – яшь буын арасында өстәл теннисы буенча осталыкларын арттыру, камильләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Ярыш бик киеренке шартларда барды. Беркемнең дә сер бирәсе килмәде.
Авыл хакимияте башлыгы сүзләреннән, уйнаучыларның саны ел саен арта баруын, бу юлы Иске Йөректән генә түгел, Татарстан һәм Малмыж җирлекләреннән дә уенчылар барлыгын белдек.
– Ир егетләребез арасында I урынны Рафаэль Габделганиев, II урынны Малмыждан килгән кунагыбыз, III урынны Фагыйль Әсхәдуллин алдылар. Кызларыбыз да бер дә кимен куймады. I – Алсу Габделганиева, II урынны Гүзәлия Әсхәдуллина, III урынны Гөлназ Габделганиева яуладылар. Шушы барлык катнашучылар арасыннан Габделганиевлар гаиләсен атыйсы килә. Алар нинди генә спорт төре булмасын, гел алдынгы урыннарны яулыйлар. Бу бәйрәмне үткәрү өчен иганәчеләребез үзләреннән зур көч керттеләр. Аларга рәхмәтләребезнең иң олысы, – дип рәхмәт сүзләре җиткерде авыл хакимияте башлыгы Фәнил Нәбиуллин.

2нче көн
24 февраль көнне Иске Ирек авылында зур бәйрәм – сәламәтлек көне буларак үтте. Бу бәйрәм Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Аны ел саен уздыру авылның күркәм традициясенә әверелде.
Чара фитнес залын ачу тантанасыннан башланды. Авылдашларына шундый зур бүләкне “Зерновой” күмәк хуҗалыгы рәисе Рашид Гафиулла улы Хәлиуллин ясады.
Бәйрәм саф һавада спорт уеннары белән дәвам итте. Актив ял һәм спорт сөючеләр өчен биатлон, аркан тарту, гер күтәрү һәм башка бик күп уеннар оештырылды. Интеллектуаль ял яратучылар «Тау патшасы» уенында көч сынаша алдылар, аның кагыйдәләре буенча, алып баручының барлык сорауларына дөрес җавап биргән катнашучы тау башына менде.
Уеннарда һәм ярышларда катнашучыларның барысы да: медальләр, грамоталар, бүләкләр алдылар. Бәйрәмдә катнашучылар өчен кайнар чәй, тәмле камыр ризыклары, шашлык оештырылды. Шулай ук бәйрәм кысаларында лотерея билетлары да уйнатылды.
Бу чараны Иске Йөрек авыл җирлеге хакимияте, ”Зерновой” күмәк хуҗалыгы, Иске Йөрек авылы китапханәсе, авылның урта мәктәбе, мәдәният йорты оештырды. Бу көннең төп иганәчесе – ”Зерновой” күмәк хуҗалыгы булды. Икенче бәйрәм көне яңа ачылган фитнес залында көрәш буенча көч сынашу белән тәмамланды. Өч үлчәү авырлыгы буенча урыннар билгеләнде. Бүләкләр –– ”Зерновой” күмәк хуҗалыгыннан булды.

3нче көн
Ял көннәренең алдагысында волейбол буенча ярышлар булды. Бәйрәм иртәнге уннан башланып китте. Барысы 6 команда көч сынашты. Әлеге турнирга командалар ныклап әзерләнгәннәр. Уеннар волейболның рәсми кагыйдәләре буенча узды, шуңа күрә спортчылар ярышларга бөтен җаваплылык белән карадылар. Ярышлар яхшы эмоциональ дәрәҗәдә үтте. Командалар арасында ярышлар кызу барды.
Бүләкләрне авыл хакимияте 1-4нче урыннарга тапшырды.

4нче көн
Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек, ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә елга буена барып суга кармак ташлый башласаң, балыкларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың. Балык тотуның да шул авыру белән чирли торган үз осталары була. 26 февраль көнне искейөреклеләр дә су буена уздырыла торган ярышка җыйналдылар. Искейөреклеләр генә дип әйтү дөрес булмастыр. Чөнки бу ярышка Татарстаннан, Малмыждан, Яңа Йөрек һәм Шәгабән авылларыннан балыкчылар җыйналган иде.
Балыкчылар – үзенчәлекле кешеләр инде алар. Ә кышын балык тотучыларны бөтенләй икенче халык дияр идем мин. Чатнама суыкларда да тыныч кына боз астыннан ниндидер могҗиза көтәләр. Берни эләкмәсә дә, исләре бер дә китми.
Чара Ватанны саклау- чылар көненә багышланган иде. Аны оештыручыларның төп максаты – үзешчән һәм спорт төре буларак балыкчылыкны актив сәламәт яшәү рәвеше буларак актуальләштерү, иң беренче балык тотучыны, иң зур балык, иң кечкенә, иң яшь һәм иң күп балык тотучыларны ачыклау, тәҗрибә уртаклашу, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Иң оста балыкчылар ярышлар башланганчы ук балык тоту урынына килеп җиттеләр һәм стартны түземсезлек белән көтә башладылар. Иске Йөрек авыл җирлеге башлыгы Фәнил Вагыйзь улы Нәбиуллинның сәламләү сүзеннән соң, балыкчылар бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында инструктаж алып, бөя өстендәге бозга таралдылар.
Балык тотуны яратучылар өчен ике сәгать ярым вакыт бүлеп бирелгән. Шушы вакыт эчендә тоткан балыкка нәтиҗә чыгардылар. Иң кечкенә балык Иске Пукшинердан Фаил Фәйзуллин, ә иң зурысы Яңа Йөректән Фаил Сәлахетдиновка эләгә. Балыкларны җыеп алып, үлчәүләргә салгач, җиңүчеләр билгеле булды: Иске Пукшинердан Фаил Фәйзуллин беренче урынны алды, Иске Йөректән Илшат Юнысов – икенче, өченче урынны Яңа Йөректән Фаил Сәлахетдинов яулады.
Бу елны беренче тапкыр «бораулау мастеры» да билгеләнде. Бу номинациядә Малмыж шәһәреннән Коркин Дмитрий җиңде. Барлык җиңүчеләргә дә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Җанатарлар һәм тамашачылар өчен төрле спорт һәм танып белү буенча уеннар оештырылды. Чараны Иске Йөрек авыл җирлеге администрациясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар мәдәнияте үзәге – китапханә оештырды.
Бәйрәм искейөреклеләр күңелендә матур хатирәләр калдырып, озак сакланып калырлык булды. Бу бәйрәмне оештыручылар үз авылы халкының күңелен күреп, аларның тормышларын яхшырту өчен җиң сызганып тырышып йөрүчеләр. Алда да уңышлар сезгә!
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*